Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңгул урта мәктәбе укучылары – “Хокук белгечләре” бәйгесе җиңүчеләре.

15нче гыйнвар көнне район мәгариф идарәсе яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә Балтач мәдәният үзәгендә "Хокук белгечләре" дип исемләнгән конкурс үткәрде.

Хокук белемен пропагандалау, тормышта законнардан дөрес файдалану дәрәҗәсен үстерү йөзеннән ел да оештырылып килүче бу чарада район прокуроры Зөфәр Абитов та катнашты.
Бәйгедә 4 команда: Салавыч күппрофильле лицее, Бөрбаш, Яңгул, Түнтәр урта мәктәпләрендә белем алучы югары сыйныф укучылары көч сынашты.
Яңгул мәктәбе командасы җиңү яулап, күчмә кубокка ия булды. Калган призлы урыннар алган укучыларга да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Фотолар Яңгул мәктәбе фотоархивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250