Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Безгә тынычлык алып кайткан бабам

Минем бабаемның әтисе Минһаҗетдин Шәйхетдинов 1908нче елның 23 сентяберендә Ор авылында туа. 4 сыйныф укыгач, әтисенә ияреп эшкә йөри.

Буй җиткәч, Ор авылының чибәр кызларының берсе - Галиябану белән матур гына гаилә корып жибәрә. Гаиләләрен түгәрәкләндереп уллары Габделбакый туа.
Ләкин тыныч тормышны бозып, Бөек Ватан сугышы башлана. Бабамны 1941нче елның 13 июлендә сугышка алалар. Беренче көннән башлап 1942нче елның апреленә кадәр 468нче укчылар полкында, 1942 нояберенә кадәр 1016нчы укчылар полкында, 1945 елның маена кадәр 61нче укчылар полкында сугыша.
Шушы вакыт эчендә бабама илебезнең бик куп шәһәрләрен азат итәргә туры килә. "Ленинград блокадасында булганда бер ничә көн билдән бозлы су эчендә яттык. Елганың икенче ягында кәбестә басуы. Кәбестәсе жыелмаган. Без ач. Түзмәгән солдатлар елганы йөзеп чыгып, кәбестә басуына таба шуыша башладылар. Безнекеләр барып житүгә немецлар аларны чүпләп кенә алды. Калганнарыбыз чыкмады, түзде", дип яза ул истәлекләрендә.
1945нче елның 8 октябрендә бабам туган якка кайта. Бер елдан шатлык өстәп, уллары Рәшид туа. Бабам берничә ел авыл советында эшли. Аннан колхозда төрле эшләрдә эшли. Ахыргы 10 елын бабам авыл мулласы булып тора һәм Рафил абый белән Фирая апа тәрбиясендә яши. 2000 елның 12 апрелендә вафат була. Сугыштагы батырлыклары өчен бик күп медаль һәм орденнар белән бүләкләнә.
Ришад Сәйфетдинов
Балтач урта мәктәбенең
7-а сыйныфы укучысы.
Фото: http://www.dowladssoft.ru/interesho/60725-spasibo-dedu-za-pobedu-9-maya-1941-1945-g.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250