Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Чыршы әйләнәсендә

Иске елны озатырга санаулы көннәр калганда һәр елны районның инвалид балалары өчен Чыршы бәйрәме үткәрелә. Быел да күркәм үтте ул. Сагынып сөйләрлек мизгелләргә, бүләкләргә бик бай булды.

Яңа ел үзе белән күп шатлыклар, бүләкләр алып килә. Яңа елда хыяллар чынга аша. Менә шуңа да һәркем бу бәйрәмне зарыгып көтә, бигрәк тә балалар. Мөмкинлекләре чикле балалар да бу бәйрәмдә дөньяларын онытып уйный, шатлана, көлә. Бер көнгә генә булса да авырту-сырхауларын онытып, рәхәтләнеп бәйрәм итә. Ә менә Көшкәтбаш авылыннан Илһамия Шәйхетдинованың туган көне дә бәйрәмгә туры килде. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина Илһамияне туган көне белән котлап, иң изге теләкләрен ирештерде һәм бәйрәм бүләге тапшырды. Бик күңеле булды Илһамиянең.
Бәйрәмгә ямь өстәп, залга әкият геройлары килеп керде. Буратино, Мальвина, Артемон балалар белән бергәләп чыршы тирәли җыр җырлап әйләнде, төрле ярышларда үз көчләрен сынады. Кот-Базилио белән Лиса-Алиса балаларның күңелләрен күтәрде. Кыш бабай белән Кар кызы исә һәр баланың һөнәрләрен күзәтеп, аларга бүләкләр тапшырды. Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабайның алдына утырып та, янына басып та, кочаклап та фотога төштеләр. Ә бәйрәм ахырында һәр балага муниципаль район башлыгы исеменнән Яңа ел пакетлары бирелде.
Бәйрәмне үткәрер өчен шәхси эшмәкәр Гөлүсә Солтанова белән Субаш авылында яшәүче, үзе дә инвалид бала тәрбияләүче Рәзинә Әхмәтшина матди ярдәм күрсәтте. Социаль яклау, яшьләр һәм спорт бүлекләре, район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре дә бәйрәмне үткәрүдә зур өлеш кертте. Чыршы бәйрәменнән балалар кочак тулы бүләкләр белән кайтып китте. Йөзләрдәге елмаю, күңелдәге шатлык хисе аклык-пакьлек булып тирә-юньгә таралды.
Рәсемдә: Кыш бабай килгәч бәйрәм тагын да ямьләнде.
Рәүфә Габделхакова, Шода авылы:
«Балаларга күңелле бәйрәм ясаганнары өчен оештыручыларга зур рәхмәт белдерәбез. Пакет тулы күчтәнәчләр, игътибр һәм хөрмәткә балалар гына түгел, без - әти-әниләр дә бик куандык. Яңа еллар һәркемгә сәламәтлек, муллык, тигезлек, шатлык-куанычлар алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250