Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Иҗат шатлыгы бүләк итик

һәрбер бала талантлы, аңа үз-үзен табарга булышырга гына кирәк. Шундый девиз астында Татарстан Республикасының сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе тәкъдиме белән, республика күләмендә 1нче июнь көнне «Иҗат шатлыгы бүләк ит!» исемле хәйрия акциясе башланып китте. Безнең китапханәчеләр исә бу акциядә районыбыз җирлегендә башлап йөрүчеләр булдылар.

Акция күрмәүче һәм начар күрүче балаларга иҗат белән шөгыльләнергә тулырак мөмкинлек тудыру максатыннан барлыкка килде. Ләкин иҗат итү өчен әсбаплар бик кыйммәт һәм аны сатып алу инвалид балалары булган гаиләләрнең һәм андый балаларның дәрестән тыш вакытын оештыручы оешмаларның мөмкинлегеннән килми. Әлеге акция шушы балаларның омтылышларын үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Акциянең бер өлеше мөселманнар өчен изге Рамазан аена туры килүе дә йогынты ясады. «Рамазан аенда эшләнгән изгелеккә савап 700 дәрәҗәдә артык булыр», ди Аллаһ Раббыбыз. Шуңа күрә дә кешеләр бу айда бер-беренә ярдәм итешеп, бер-беренә яхшы мөгаләмәдә булып, яхшылык кылып, сәдакалар биреп калырга тырыша.
Безнең китапханәчеләр мөрәҗәгатеннән соң, балалар өчен бик күп ярдәм килде. Балалар да, әти-әниләр үзләре дә китапханәләргә көчләреннән килгәнчә балаларга иҗат итү өчен әйберләр китерделәр. Бигрәк тә Шубан, Сосна, Сәрдек, Әтнә һәм Балтач кешеләреннән ярдәм сизелерлек булды. Китапханәчеләребез гаиләләре дә бу акциядән читтә калмады. Һәрбер авыл китапханәчесе дә өлеш кертте.
Бу акцияне оештыруда районыбызның «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче «Волонтерлар» төркеме дә зур ярдәм итте. Алар оешмалар, сату нокталары буенча йөреп, 2 мең сумнан артык бәядә әйберләр җыйдылар. Шушы акция кысаларында районыбыз халкы ярдәме белән 8600 сумлык төрле кул эшләре әсбаплары җыелды. Безнең мөрәҗәгатькә битараф калмыйча ярдәм кулы сузучы районыбыз халкына, бигрәк тә балаларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшләгән саваплы эшегез үзегезгә игелек булып кайтсын!
Әлеге җыелган әйберләр Татарстан Республикасының сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсенә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250