Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Наз» хәбәрләре

«Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Табигатьнең шифалы почмагы» проекты белән «Ритек» җәмгыяте һәм «Лукойл» Хәйрия фонды үткәргән чарада дипломат булып, грант отты.


Балтач урта мәктәбендә укучы «Волонтер» иреклеләр үзәгенең активистлары Әниләр көне алдыннан «Әни өчен диплом» дигән социаль акция үткәреп, бәйрәм көнне әлеге дипломнарны адресатларына тапшырдылар. Әлеге эшләрендә аларга социаль эшләр буенча белгеч һәм социаль педагоглар мастер-класс күрсәтте.

«Социаль туризм» программасы нигезендә «Наз» социаль-реабилитация үзәге хезмәткәрләре ял итүче пенсионер һәм инвалидларны Чепьяда урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена экскурсиягә алып барды. Туган як тарихы һәм музейдагы күпсанлы экспонатлар белән Бөек Ватан сугышында катнашкан Гарифҗан Галиев тулы һәм кызыклы итеп таныштырды.

20нче ноябрь көнне «Наз»га Әниләр көне белән ял итүчеләрне котларга Балтач районының автоклуб коллективы килде. Бәйрәмне «Рәхмәт әнкәйгә» җыры белән Римма Гарапшина ачып җибәрде. Ял итүчеләргә Раил Нигъмәтҗанов, Айсылу Әсәдуллина, Ирек Хәкимуллин, Рәсүл Фәйзрахманов, Алмаз Миргалимовларның да иҗатлары бик ошады һәм алар һәрбер номерны кайнар алкышларга күмде.

Хәбәрләрне Зәлия ХӘСӘНОВА туплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250