Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Татарстанның Баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сәрдектә матур тантанада катнашты

Көз аена кергәнлекне белдереп вак тамчылар белән явып торган яӊгыр күкне каплап алса да, Сәрдек авылы урамнары аеруча якты, ямьле булып аерылып тора.

Урамдагы ап-ак яулыклы әбиләр, апалар, әниләр һәм сеӊелләр, түбәтәйле бабай-абыйлар сабыр гына авыл уртасында урнашкан Миӊлегөл мәчете янында олы кунаклар килгәнен көтеп торалар.
Көтәрлек тә шул, авылыӊа көн саен Татарстан Республикасы Баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килми бит. Ә килергә сәбәп дөрестән дә бик кулай. Шушы авылга нәсел тамырлары белән тоташкан, аны туган ягы дип хөрмәтләгән, районныӊ атаклы эшмәкәрләре Закировлар гаиләсе көче белән салынган мәчетнеӊ ачылуына да 10 ел булган икән. Ачылу гына түгел, бу мәчет көндәлек Сәрдек авылы халкына 10 ел буена иман нуры таратып, ислам диненә, әхлаклелеккә чакырып торган, ел саен 10-15 шәкерт укытып, аларны хак юлга күндергән.
Җыелган район имамнары, авыл халкы, Казан кунаклары каршында мәчет каршында белем алган туташлар, сеӊлекәшләр үзләренеӊ дини гыйлемнәрен күрсәттеләр, гаиләләре тарихларын ачып бирә алдылар, ә иӊ осталарга Закирова Асия апалары акчалата бүләкләр тапшырды.
Иӊ олы бүләкне гаилә башлыгы Радик абыйлары әзерләгән икән. 10 ел буе дини дәресләр биргән, авылныӊ абыстае булып халыкка хезмәт күрсәткән Тәгъзимә апа изге Хаҗ сәфәренә юллама белән бүләкләнде, барлык чыгымнарын үзләре күтәрү мәсьәләсен дә Закировлар гаилә киӊәшмәсендә уӊай хәл иткәннәр.
Закировларныӊ кылган изге гамәлләре районда һәркемгә дә билгеле: язмыш кыертсыткан балалар өчен бәйрәмнәр оештыру дә, аерым кешеләргә ярдәм итүләр дә шундыйлардан. Аларныӊ һәр эшләре уӊ булсын!
Соӊыннан мөфти һәм кунаклар катнашында Миӊлегөл мәчетендә өйлә намазы укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250