Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Тыл ветераны Разыя апа Әсхәтдинова 95 яшьлек юбилеен каршы алды

Инде кулларың ныгыган, дип үсмер Разыяны «нәрәт» белән кайларга гына җибәрмиләр. Идел-Кама якларында окоп казу, урман кисү, торф чыгару кебек таза ирләргә дә авыр булган эшләрне ачлы-туклы кызга башкарырга туры килә.

Разыя апа 1924 елда Борнак авылында гади авыл гаиләсендә дөньяга килә. Ул заманның барлык авырлыгын, ачлыгын аңа татырга туры килә. Инде тормышлар җайлана дигәндә, Бөек Ватан сугышы башлана, авырлык тылда калган хатын-кызларга, үсмерләр җилкәсен өелеп кала. Инде кулларың ныгыган, дип үсмер Разыяны «нәрәт» белән кайларга гына җибәрмиләр. Идел-Кама якларында окоп казу, урман кисү, торф чыгару кебек таза ирләргә дә авыр булган эшләрне ачлы-туклы кызга башкарырга туры килә.

Сугыш еллары, авыр булса да, узып китәләр. Җайлап фронттан исән калган солдат, офицерлар кайта башлый. Җиңү яулаган шундый солдатларның берсе, Көшкәтбаш егете Рамазан Борнак кызы Разыяны үзенә яр итеп сайлый. Бер-бер артлы гаиләдә биш бала туа. Себер якларын тергезергә, дигән чакыруга кушылып, Рамазан Әсхәтдиновның гаиләсе шул якларга күчеп китә. Ике бала инде Себер якларында дөньяга аваз сала. Тору урыннары рәхәт булса да, 4 кызны һәм 3 малайны үстерү, киләчәктә «башлы-күзле» итү һәм үз милләтең белән аралашып тору хисләре җиңә, алар Балтачка кайтып төпләнәләр. Икесе дә Карадуган мебель фабрикасында эшлиләр, хезмәтләрендә мактаулы булалар. Рамазан абый менә дигән тимерче булу белән бергә, аның башка эшләргә дә кулы ятып тора. Ул заманнарда ватык хромка, тальян ише гармуннарны төзәтүне сорап кайлардан гына килмиләр аңа, берсен дә кире бормый, һәрберсенә җан өрә. Сугыш һәм тыл ветераны Рамазан абый күптән инде бакыйлыкка күчкән, әмма аның кулын, осталыгын тойган гармуннар әле күп өйләрдә бардыр.

Разыя апа да мебель фабрикасыннан лаеклы ялга чыга, бүгенге вакытта Балтачта кызы һәм кияве тәрбиясендә. 7 бала, 12 онык, 23 оныкчык өчен Разыя апа бүген иң кадерле кеше.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар