Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Яңгул Әшрәфҗановлары

Гыйльфан абый Әшрәфҗановның үз чорында бик күп изге эшләр башкаруын район халкы яхшы хәтерлидер. Үзе вафатыннан соң Яңгулның да бер урамына аның исеме бирелде. Бүген исә бу исем безнең авылда югарылыгын күтәрә генә бара.

Гыйльфан Әшрәфҗановның абыйсы Миңнехан абый белән Фәния апа 5 бала үстерәләр. Кызганычка каршы, Миңнехан абый 12 ел элек вафат була. Алар балаларын кешелекле, юмарт, эш сөкәчән, бер-берсенә ярдәмчел итеп тәрбиялиләр. Әниләре һәм өлкәнрәкләре ярдәме белән һәркайсы югары белем ала. Авылда үткәрелгән спорт ярышларында, авыл бәйрәмнәрендә Әшрәфҗановлар һәркайсы спонсор, бик еш кына чын күңелдән «меңнәрне» бүләк итә алар авылдашларына.
Бу язмамда исә Яңгул авылы табигатенә матурлык өстәгән, авылдашларыбызны куандырган вакыйга турында язарга уйладым. Авылыбыз чишмәләргә бик бай. Татлы чишмә, Киндер чишмәсе, Салкын чишмә, Түбән оч, Югары оч, Урта, Таулы, Чирмеш, Тау асты һәм башка чишмәләр. Һәркайсының үз тарихы бар. Безнең «Тау асты» чишмәсе көмеш чыңы, татлы суы белән тереклекне, кешеләрне сугара, җанга-тәнгә шифа бирә. Миңнехан Газизуллин, Зөфәр Насруллиннар чишмәбезне үз коесыннан да кадерле итеп, һәрчак карап, чистартып торалар. Җирле үзидарә һәм укучылар да чишмәләрнең ярдәмчеләре.
Бүген «Тау асты чишмәсе», әйтерсең лә, яңадан туды: авылның иң матур архитектура корылмасына әйләнде. Чишмәгә мәһабәт басмадан, гүзәл аралыктан үтәсең. Эченә кергәч көмештәй, бик кызу су агымы нинди генә хисләрне яңартмый! Каршыда бик матур ял бүлмәсе. Тирә-якта агачлар, тау, гүзәл табигать...
Бу изге, игелекле эшне Илшат Әшрәфҗанов башкарды. Илшат Мөслим районында «Вамин» берләшмәсенә җитәкчелек итә. Бүген исә Кукмарада 16 авыл кергән «Вамин» агрофирмасы хуҗасы. Халкыбызның тырышлыгына, эшчәнлегенә рәхмәтле ул. «Халыкка гел яхшылык эшлисе генә килеп тора, үземә зур байлыклар, биек коттеджлар да кирәк түгел», ди Илшат. Ял бүлмәсе 40-50 кеше сыярлык. Өлкәннәр өчен дә, яшьләр өчен дә ачык. Тик чиста гына тотсыннар. Бү гүзәл чишмә корылмаларын Борнак авылы осталары Илгиз Сабирҗанов һәм Фәрит Фәләхетдиновлар ясады. Ял бүлмәсен авылдашларыбыз Рөстәм Әхмәдуллин һәм Рифат Гыйләҗевлар төзеде. Рәйхан Габделхаков ял бүлмәсе өчен өстәлләр һәм утыргычлар ясады. Өч бертуган Илһам, Илшат, Марат үзләренең «КамАЗ» машинасы, тракторлары белән чишмә төзелешенең башыннан ахырына кадәр кырмыскалардай эшләделәр. Аларга Тау асты урамының болай да дус, тату булган кешеләре: олысы да, яше дә ярдәмгә ашыкты. Чын бәйрәм рухы белән барды биредә эшләр. Үзләре дә чишмә буенда тәгәрәп уйнап үскән Әшрәфҗановлар Рамазан аенда авылдашларына менә шундый изге бүләк ясады. Игелекле эш, чын егетлек шушы түгелме?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250