Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Айсылу Әсадуллина Бөтенроссия хатын-кызлар форумында катнашып кайтты (фото)

Быел Бөтенроссия хатын-кызлар форумы беренче тапкыр үткәрелде. Ул илебезнең 89 төбәгеннән килгән төрле һөнәр ияләренең очрашу урыны булды.

ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында «Хатын-кызлар: традицияләрне саклыйбыз, Россияне үстерәбез» Бөтенроссия хатын-кызлар форумы эшләде.

Аның төп темалары сәламәтлекне саклау, тормыш сыйфатын яхшырту, хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү, милли традицияләрне торгызу һәм саклау булды.

Ике көн дәвамында форум кунаклары һәм катнашучылары күпсанлы тематик презентацияләр, күргәзмәләр, хатын-кыз дизайнерлар коллекцияләрен тамаша кылды.

Форумда райондашыбыз Айсылу Әсадуллина да катнашты. Ул районыбызда гөсләдә уйнау сәнгатен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертүчеләрнең берсе.

«Гомумән, безнең хатын-кызлар бик күпкырлы. Бу форум исә аларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Әгәр дә мин традицияләрне торгызу белән шөгыльләнмәгән булсам, кайчан монда килеп чыгыш ясый алыр идем? Мондый форматны дәвам итәргә кирәк, безгә барысы да бик ошады!» дип фикере белән уртаклашты форумда катнашучы райондашыбыз.

Быел Бөтенроссия хатын-кызлар форумы беренче тапкыр үткәрелде. Ул илебезнең 89 төбәгеннән килгән төрле һөнәр ияләренең очрашу урыны булды.

Фото: Андрей Клементьев / «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айсылу Әсадуллина