Хезмәт

Балтач районы

18+
Мәдәният

Алисә, сезнең өчен сөенәм

Әлеге язма «Арча хәбәрләре» сайтында урын алганнан соң аны бер мизгелдә укып чыктым. Чөнки Алисә Галимҗанова буларак аны Балтачыбызда күп кенә дуслары да, сыйныфташлары да, укытучылары да һәм гомумән, Төзүчеләр урамында яшәүчеләр дә белә. Галимҗановлар күршесендәге фатирга күченеп килгәннән соң гына, ягъни моннан 3 ел элек таныштым мин әлеге гаилә...

Әлеге язма «Арча хәбәрләре» сайтында урын алганнан соң аны бер мизгелдә укып чыктым. Чөнки Алисә Галимҗанова буларак аны Балтачыбызда күп кенә дуслары да, сыйныфташлары да, укытучылары да һәм гомумән, Төзүчеләр урамында яшәүчеләр дә белә. Галимҗановлар күршесендәге фатирга күченеп килгәннән соң гына, ягъни моннан 3 ел элек таныштым мин әлеге гаилә белән. Бер ел элек алар гаиләсенә зур югалту килеп, әтиләре Иршат бакыйлыкка күчте. Ул вакытларда ике кыз - Алисә белән сеңлесе Алия гел әти-әниләре янәшәсендә булдылар. Язмыш сынавыннан соң сыгылып төшкән Мәдинә апага да гел терәк-таяныч була белделәр кызлар. Кияүләре Рафис та һәрчак әби-бабай янәшәсендә булып, көченнән килгәнчә ярдәм итте. Алисә кебек уңган-булган кыз һәм киленнәр арабызда сирәктер, андый балалар үстергән әти-әниләргә дә Аллаһы Тәгалә игелекләрне чиксез бирсә иде. Ә хәзер сезгә дә Алисәбез турында язылган язманы укып чыгарга тәкъдим итәбез.
Зәлия Хәсәнова
Килен-кайнана темасы, мәхәббәтнең үзе шикелле үк, мәңгелектер, мөгаен. Башкача мөмкин дә түгел, ике йөрәкнең кушылуы, ике анадан туган балаларның бер җан булып яши башлавы килен-кайнана төшенчәсенә барып тоташа. Бергә яши башлаганчы ук кайнанасы турында уйлый башлаган, кайнанасы барлыгын белгәч, егетен ташлаган кызлар барлыгы да сер түгел… Әмма бүген, Хәсәншәех авылы килене Алисәнең күңел көндәлегенә күз салгач, сезнең дә күңелегез яктырып, сафланып китәр.
Алисә тумышы белән Казан кызы. Аңа 2 яшь вакытта әти-әниләре Балтачка кайтып төпләнә. Алар гаиләдә 2 кыз үсә. Алисә югары белемле икътисадчы-менеджер. Ул кечкенәдән бик тырыш була. Институтта укыган елларында ук "Мираж" кунакханәсенең фитнес клубында администратор булып эшли.
2009 елда Хәсәншәех авылының уңган егете Рафис Зәкиев белән гаилә корып җибәрәләр. Алисәнең килен булып төшүенә 7 ел булган. Гаиләдә бер кыз, бер малай үсеп килә.
- Язмышыма шундый рәхмәтле мин, - дип сөйли ул. - Теләсә кайсы вакытта кайнанам белән киңәшләшә алам. Әни күпме тапкырлар тормышта килеп туган киртәләрне лаеклы үтәргә көч бирде. Ул минем үз әниемә тиң. Кайнанамның сабырлыгын, гадилеген, бала җанлы булуын үземә өлге итеп алам. Алга таба да шулай яшәргә, балаларыбызны бергә-бергә иманлы, әдәпле итеп үстерергә язсын!
Кайнанасы Мария исемле. Аңа 73 яшь. Ул мәхәббәте хакына ислам динен кабул итә. Рәшиткә кияүгә чыккач, исемен Мәрьямгә үзгәртә. Биш баласына саф татарча исемнәр кушып, аларны татар рухында тәрбияләп үстерә. Бүген балалары, оныклары бәхетенә куанып яши.
- Биш баласының да төп йортны хөрмәт итеп, туганлыкны, гореф-гадәтләрне саклап яшәүләре әни тәрбиясеннән дип уйлыйм, - ди Алисә.
Кыскасы, бу өй эчендә күңелгә рәхәтлек бирә торган үзгә бер тормыш кайный. Гаилә башлыгы Рафис өчен бу гадәти күренешләр - күнегелгән тормыш. Төп йорт әнә шундый булырга тиештер ул, чыннан да. Ә барысын да көйләп, тигезләп, һәркемнең күңелен күреп үзәктә Алисә бөтерелә. Әйе, безнең Алисә эшчән, миһербанлы, өлкәннәрне хөрмәт итә, туганнарына, күршеләргә карата да ачык йөзле, кунакчыл. Кайнанасына "әни" сүзен дә әйткән өстенә әйтә ул. Биш вакыт намаз укый. Мәчеткә йөреп коръән укырга өйрәнә.
Килендәшләре дә:
- Төп йорттан туган-тумача өзелми, - диләр. - Алисә һәрвакыт якты йөз белән кунак итә. Ярдәм кирәк булса да, киңәш сорасак та, аңа мөрәҗәгать итәбез.
Алисәнең килешле биюләре белән авыл бәйрәмнәренә ямь өстәп яшәвен дә әйтеп узасым килә.
- Тормыш иптәшемнән дә уңдым. Ул һәрчак тыныч, төпле фикерле, фәлсәфә яратучы, өлгер, чыдам, куйган максатына ирешүчән, - ди Алисә. - Аның һәр көне минутына кадәр исәптә, тәртипле, йорт җанлы. Белеме буенча ул агроном. Абзар тутырып мал асрыйбыз, үзебезнең шәхси теплицабыз бар, умарта кортлары үрчетәбез. 8 гектар җирдә печән үстерәбез. Үзебезнең фермер хуҗалыгыбызны булдырдык. Яңа өй җиткереп ятабыз. Кыскасы, һәрберебезгә эш җитә.
Кайчан гына барып керсәң дә, кайнар аш, якты чырай, мөлаем йөз, мөгаен, нәкъ менә килен белән кайнана тату яшәгән йортта шулай буладыр. Авылыбызның бу күркәм гаиләсе өчен сөенәм. Юк, киленнәр кайнаналар өчен генә түгел, ананың улы өчен дә! Килен-кайнана татулыгы өйне җылыта, йортка нур өсти, балаларны ихтирам, хөрмәткә өйрәтә, буыннар чылбырын ныгыта.
Алисә төп йортка килен булып төшеп, гаиләнең генә түгел, нәселнең дә дәвамын, учагын сүндермичә саклаучы. Аңа тагын да югарырак миссия йөкләнгән - ул "Төп йорт килене".
Алисәнең ике яктан да әби-бабалары үзләренең тырыш хезмәт итүләре, актив тормыш алып барулары, гадилекләре, тыйнаклыклары, гаделлекләре белән авылдашларының хөрмәтен яулаган кешеләр. Башкалар шикелле үк чыпта сукканнар, мал-туар асраганнар, иген икәннәр, кош-кортын үстергәннәр, бәрәңге-яшелчәсен утыртканнар.
Кайнанага ярап, ир көйләп, балалар тәрбияләп, иркен биек йортлар җиткереп, өй җиһазлап, өс-баш арттырып, терлек - туар асрап, оя-оя каз-үрдәк үстереп, Коръән ашлары уздырып, концерт-тамашалар куеп, иртәгене бүгеннән ниятләп, кыскасы, авыл тормышының җаен белеп яшәүче һәм авылны яшәтүче киленебез Алисә кебекләр күбрәк булсачы! Рәхмәт сезгә, Алисә һәм Мария апа!
Гөлкәй Хәбирова
Арча районы Хәсәншәех авылы китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250