АЛСУ ҺӘМ АЗАТ ФАЗЛЫЕВЛАР АЯК-КУЛ "СЫНДЫРЫП" НИШЛӘГӘН? (фото)
Алсу һәм Азат Фазлыевларның берсе - кулын, икенчесе аягын "сындырган".
"Бигрәк тә клиентларыбыз хафаланды. "Мәҗлескә килә алырсыз микән?" - дип сорадылар", - ди артистлар.
Клипта Азат белән Алсу берсеннән-берсе кызыклы һәм кызганыч хәлләргә юлыга. Алар карак та була, маҗаралары аркасында аяк-кулларын да сындыра. "Хастаханәдә безгә чын гипс салдылар. Биредә безне таныган кешеләр соңыннан: "Без сезне, чынлап та, кызгандык, ярый әле клип кына булган", - дип язды. Ә чынлыкта, гипс белән йөрү бик кыен икән. Моңа кадәр андый хәлгә калган булмады, уенда гына калсын", - диде Алсу.
Клип төшергәндә, Азат велосипедтан егылып кулын авырттырган. Монысы - чын хәл. Маҗараларга бай булган клип озакламый зәңгәр экраннарга чыгар дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев