Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Аннары ободок апай буласызмы сез?»

Бантикапай дип әйтегез миңа, яме.

Иии... Бу вакыйганы ничек сезнең белән бүлешмисең ди инде, име...

Түнтәремнең киләчәге белән очраштым бит кичә. Бантик ясау буенча кечкенә генә мастер-класс үткәрдем, үземчә инде әлбәттә.

— Апа, сезнең исемегез ничек?

— Бантикапай дип әйтегез миңа, яме.

— Оригинально...

— Бантик ясау ошадымы сезгә?

— Әйе.

— Тагын ясыйбызмы?

— Әйе.

— Икенче юлы матур итеп ободоклар ясарбыз, яме.

— Аннары ободок апай буласызмы сез?

Шундый рәхәт кич булды. Баштарак читенсенеп торган кызларым белән ахырдан рәхәтләнеп кочаклашып аерылыштык.

Белмим, аларга ничектер, ә минем үземә балалар белән бер дулкында булу бик ошады. Әлеге матур кичне оештыручы Түнтәр китапханәсенә рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түнтәр