Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әнвәр Нургалиев: сишәмбе көнне бер кызны, чәршәмбе икенчесен озатасы булгач, булачак хатыныма очрашуны пәнҗешәмбе көнгә билгеләдем

Бер уйласаң, 5 ел очрашу — бик озак кебек. Əмма бер-береңне вакыт белән сынап карау кирәк. Яшьләргә дә шуны киңәш итәр идем.

«Булачак тормыш иптәшемне сәнгать училищесында укып йөргән елларда очраттым. Ул мин яшәгән тулай торакка ахирәте янына килгән иде. Аны күрдем дә, шул ук секундта хатыным буласын аңладым. Ирина белән танышканда дустым белән идем. Танышудан соң аннан: «Безнең балалар Ирина кебек кечкенә буйлы булырмы, әллә миңа охшармы?» — дип сорап куйдым.

Ирина белән дүшәмбе танышкан булсак, тәүге свиданиены пәнҗешәмбегә генә билгеләдем. Нигә икәнен еллар үткәч сөйләдем: сишәмбе көнне бер кызны, чәршәмбе икенчесен озатасы бар иде. Ə менә Ирина янына озын кызыл роза тотып килдем дә, шуннан соң аерылышмадык. 5 ел очрашып йөргәннән соң, өйләнештек.

Бер уйласаң, 5 ел очрашу — бик озак кебек. Əмма бер-береңне вакыт белән сынап карау кирәк. Яшьләргә дә шуны киңәш итәр идем.

Өйләнүгә җиңел генә карарга кирәкми. Барлыкка килгән гаиләләр таркалмасын иде. Аерылышу — матур күренеш түгел: кеше язмышы бозыла, әти-әниләр өчен зур стресс һ.б...»

«Татар эстрада» төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев