Арбор артистлары Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малае...» спектаклен сәхнәләштерде
Спектакль тәмамланганнан соң да тамашачылар таралырга ашыкмадылар: аяк үрә басып озаклап алкышладылар, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
Арбор мәдәният йортының үзешчән театр коллективы Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малае...» дип аталган спектаклен куйды!
Туфан ага Миңнуллинның бу әсәре хәзерге көндә дә бик актуаль булган проблеманы күтәрә. Барыбыз өчен дә бик якын булган авылны саклап калуның бер юлын трагикомедия аркылы ачып бирә. Артистларның күбесе яшь булуларына карамастан сәхнә йолдызларыбыз тамашачыларыбызның күңеленә үтеп керерлек итеп рольләрен башкарырга тырыштылар.
Тамашачыбыз да шул авылда, шул вакыйгаларга катнашып утырды. Спектакль тәмамланганнан соң да тамашачылар таралырга ашыкмадылар: аяк үрә басып озаклап алкышладылар, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев