Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ат чабышы матур узды, хәтта соңгы килгән атның җайдагы да тантана итте (+фоторепортаж)

Гадәттә, чираттагы ат ярышларын (хәзер районыбызда әлеге спорт төре бик актуаль, бүген уйласак, иртәгә үк тә бәйге оештырырга мөмкинбез, чөнки чабыш атлары даими хәзерлектә тора) җитди кыяфәттә карыйбыз, ә менә Сабантуендагы ат ярышлары бөтенләй үзгә, йөрәккә якын.

Бәйрәмгә килеп ат ярышын тәүге мәртәбә күрүчеләр, һәм шул бер күрүдән ошатып калучылар да бар. Быелгы бәйгене бик күп халык карады. Алып баручының "5 минуттан ат чабышы башлана!" дип сөрән салуы булды, күпләр дәррәү күтәрелеп чабыш болынына агылды. Бәйрәмгә килүчеләрнең 60 проценты ат ярышын карый, диләр, бу юлы 80 проценты булгандыр дисәк тә ялгышмабыз, мөгаен. Һәм шулкадәр бирелеп күзәтәләр, старт сызыгыннан киткәннән алып финишка килгәнчегә кадәр атлардан күзләрен алмыйлар. Ә атларны күрсәң, финишка җиткәндә тагын да алдырып китәләр! Алар да сизә бәйгене, беренче буласылары килә. Иң кызыгы, хәйләкәр җайдаклар атларын башта куаламый (бәлки шулай кирәктер дә), өченче борылышны узуга чаптырта башлыйлар һәм призлы урын да аларныкы була. (Кызык, фоторепортаж әзерлим дип соңгы ярышларның берсен дә калдырмый килгән миңа да кызык була башлады бит әле бу, тәме сизелә кебек.ЗШ) Һәр үзенчәлекле минутны ат спортын сөючеләр дикькать белән, ләззәтләнеп күзәтә. Ә андый минутлар җитәрлек булды, бер узышта соңгы урындагы атның җайдагы шулкадәрле тантана итеп килде, тамашачы аны дәррәү алкышлады, аты да җайдагы кебек оптимист ахырысы, артык нәүмизләнмәде. Аннан Азат Зәкиев берүзе әллә ничә атта чаба, берсеннән төшә, икенчесенә менә, өлгер дә инде үзе! Урынын да ала! Мәйдан уртасында бүләкләгәндә дә "Азат, ерак китмә!" дип кенә торалар, чөнки призлы урыннарның күбесе аныкы. Азат үзе Казан егете икән, "Татарстан" җәмгыяте атларында чаба, әлеге шөгылен бик ярата, атлардан башка тормышымны күз алдына да китералмыйм, ди.
Ә хәзер призлы урыннарга күчик:
1800метр ераклыкка чапкан ярымтокымлы айгыр атлар арасында
1 урын - Сосна (Санадор, Рәнис Таҗетдинов),
2 урын - Арбор (Беркут, Шамил Гарипов),
3 урын - Сорнай (Венерка, Сергей Удодов)
Балтач җирлегендә тәрбияләнүче ярымтокымлы бияләр арасында (1200метр)
1 урын - Дуслык (Рубинка, Александр Евдокимов),
2 урын - Якты юл (Линда, Эдуард Митрафанов),
Дуслык (Резвая, Яков Семенов);
Балтач җирлегендә тәрбияләнүче ятымтокымлы айгырлар арасында (1800 метр)
1 урын -Татарстан (Тарлау, Рәнис Таҗетдинов);
2 урын - Татарстан (Буян, Марсель Шәфигуллин);
3 урын - Яңа тормыш (Маквин, Лев Фомин).
Татарстан җирлегендә туган чиста токымлы бия атлар арасында(1200 метр)
1 урын - Татарстан (Асыльяр, Азат Зәкиев);
2 урын - Активист (Бадалина, Ринат Әсхәдуллин);
Татарстан җирлегендә туган чиста токымлы айгыр атлар арасында (1800 метр)
1 урын - Татарстан (Реджин, Азат Зәкиев);
2 урын - Труд (Сокол, Андрей Ишмурзин);
3 урын - Труд (Прибой, Артем Губанов).
Гарәп токымлы атлар арасында(1200метр)
Бөрбаш (Паша, Фирзәр Гыйниятуллин);
2 урын - Татарстан (Нәзир, Азат Зәкиев);
3 урын - Тимирязев ис. (Побратим, Фәннур Сәлахов).
Татарстаннан читтә туган чиста токымлы атлар арасында (1800 м.)
Татарстан (Оптивол, Азат Зәкиев);
Татарстан (Биектау районы) (Силак, Александр Комлев);
Игенче (Браун Швайк, Эдуард Митрофанов).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250