Уңаен да, җайсыз килгәнең дә
Без төрлесен күрдек елларның.
Ходай һаман куәт биреп торгач
Авырлыкны җиңеп куандык.
Шуны уйлап, күңел бик ашкына
Яңа еллар җитә башлагач.
Балачактан сеңгән бәйрәм рухы
Хәтерләргә бизәк салалгач.
Күңел белән сабый бала кебек,
Могҗизалар өмет итәбез.
Кышкы сафлык дәшеп чакырганга,
Курыкмыйча түргә үтәбез.
Ат елы да миһербанлы булыр
Тырыш, сабыр, ипле кешегә.
Әнә, күктән, кар бөртеге булып
Безгә дигән бәхет ишелә.
Күкрәк тулы җылы хисләр йөртеп
Өләшегез төреп нурларга.
Зур бүләктән кадерлерәк булыр
Ихлас теләгебез дусларга!
Әйбер түгел, җылы сүзгә мохтаҗ
Тук заманда адәм баласы.
Бер-береңә гел таяныч булып
Безгә әле алга барасы.
Капка төпләрендә җитез атлар бии,
Шатлык йөген чыгып алыгыз.
Ак карларга матур эзләр салып
Һаман көчле булып калыгыз!
Сынауларга бирешмичә яшәп,
Шифа-дәрман тапсын җаныгыз!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев