Хезмәт

Балтач районы

18+
Мәдәният

Айсылу Әсәдуллина Балтачта гөсләчеләр ансамблен янәдән торгызды (+фото, видео)

Гөсләнең бер кылын тартсаң...тавышы әллә кайларга җитә, күңел кылларын тибрәтә-тибрәтә елга-күлләрне, тугайларны узып диңгезләргә, биек тауларга кадәр үрмәли сыман. Сүз үзгә бер сихри көчкә ия уен коралы – гөслә турында.

Нәкъ шушы гөсләне үзенә буйсындырган Балтач кызы, әйтергә кирәк, хәзерге вакытта райондашларыбызга бик тә таныш һәм якын булган мәдәният хезмәткәре Айсылу Әсәдуллина белән әлеге уен коралына кагылышлы хатирәләр турында сөйләшеп утырабыз.

Гөслә безнең район өчен ят уен коралы түгел. Субашта, Биктәштә аңарда уйнаган кешеләрне яхшы беләбез, гөслә ясаучы һәм ясап караган үз райондашларыбыз да бар, алар турында алга таба әйтелер.

1986 елның 13 маенда, алмагачлар чәчәк атканда дөньга килгән Балтач кызы Айсылу сабыйчагын да, үсмерчагын да Кече Лызи авылында үткәрә. Биредә яши, укый, мәктәпнең бер генә чарасыннан да калмый, Кече Лызи мәктәбенең данлыклы елларында үскән кыз рус телен дә яхшы белә, татар телендә дә әйбәт аралаша, төрле милләт вәкилләре гомер иткән җирлектә гомер итү аңа милләтләр дуслыгы хисен дә биргән, шуңа да аның күңеле миллилекне, фольклорны үзеннән ерак җибәрми. Сәнгать мәктәбендә, соңрак Кече Лызидагы филиалында уку, биредә гаҗәеп күркәм шәхес, фольклорны үстерүче Людмила Шустованың баян сыйныфында шөгыльләнү Айсылуны мәдәнияткә ныграк тарта, ул мәктәпне тәмамлагач, Удмуртиянең Ижау каласындагы музыка училищесына барырга җыена, әмма Людмила Шустова танышлары киңәше белән, укучысының тагын да киңкырлы белем алуын теләп,  П.И. Чайковский исемендәге музыка-педагогия колледжына фатиха бирә. Укырга кергәч, студентларның һәрберсенә уен коралы билгелиләр, Айсылуга гөсләнең бер төре булган – крезь эләгә. Тик, удмурт телен белмәгәч, монда уйнау сиңа кыен булачак, дип, аңа башка уен коралы сайларга кушалар.Биредә 3 ел белем алгачтын, Айсылу Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының оркестр бүлегенә укырга керә. Монда да аны очраклы рәвештә генә гөсләгә билгелиләр, тагын гөслә, монысы кыллы түгел, клавишалардан гыйбарәт, бер кул белән аккорд җыярга кирәк, икенчесе белән уйнарга. Гөслә белән икенче очрашуы инде бу. Укыганда Чапшар авылына кияүгә чыга, җанда кызы Таңсылуы яралгач, югары белем алуны туктатып торырга туры килә. Укуын дәвам итәргә бик теләсә дә, барып чыкмый, каршылыкларга юлыга. 2012 елда остазы Людмила Шустова Айсылуны Казан дәүләт консерваториясенә керергә үгетли, бергәләп «Ачык ишекләр» көненә баралар, кафедра мөдире белән очрашып, сөйләшәләр, ул исә имтиханнарга әзерләнергә куша.

Имтиханнарны әйбәт тапшыра Айсылу.

– Баллар югары булгач, мине көндезге бүлеккә укырга алдылар, – ди ул.– Дүрт ел эшләп укыдым.

Айсылу этно-музыка бүлегендә белем ала башлый. Әлеге бүлектә укучы студентларның максаты – һәрбер милләтнең йолаларын,   җырларын, уен коралларын өйрәнеп, әлеге көнгә тапшыру. Айсылуга чират җиткәндә пеләш кенә башлы, кечкенә генә сакаллы, гаҗәеп күркәм шәхес, аяклы энциклопедиягә тиң этномузыкачы, педагог, бик көчле фольклорчы Геннадий Макаров әйтә куя: «1970 елда Балтач төбәгенең Субаш авылында гөсләчеләр ансамбле бар иде, давай син шул турыда материаллар җый әле, ул чор кешеләре исәндер әле», – дип, Айсылуга җитди һәм шул ук вакытта кызык һәм күңелле дә эш куша. Монысы инде гөсләгә бәйле өченче очрак.

–Кайттым да Субаш мәдәният йорты мөдире Хәлил Фәизовка шалтыраттым, – ди Айсылу.– Әйе, Лиза, Анфиса апалар бар, ди. Йөгердем Субашка. Олы гына әби, иске бер борынгы уен коралын чыгарды да, тузаннарын сөртә-сөртә, кылларын көйли-көйли уйнап җибәрде, гөслә тавышы үзенә бөтереп алып әллә кайларга алып китте. Өйдә әби белән икәү генә идек, үле тынлык эчендә яңгыраган гөслә моңын ишетү шулкадәр тәэсирләндерде, мин бу гөсләгә гашыйк булдым. Бернинди белеме булмаган әби бер ноктага караган да уйный да уйный, ничек карамыйча уйнап була икән дип шаккаттым шул чакта. Гөсләдә уйнарга ул күрше әбисеннән өйрәнгән булып чыкты.

Әбиләр гөсләләрен кадерләп саклыйлар, акчага да сатмыйлар, буыннардан-буыннарга тапшыра киләләр. Элек Субаш якларында гөсләдә уйный белмәгән кызны кияүгә дә алмаганнар, һәрбер чара гөслә катнашында узган, дип сөйлиләр. 2013 елда әлеге авылда «Гөсләләр – хәзерге заманда» дигән темага зур семинар уза, семинар эшендә консерватория әдипләре – танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Финзилә Җәүһәрова, дирижер, профессор Сәгыйть Хәбибуллин һәм дә Геннадий Макаров үзе катнаша. Биредә сүз гөсләләрне кабаттан заман сулышына кайтару, моңнарын сәхнәләрдә еш яңгырату турында бара. Шул елны Айсылу остазы Геннадий Макаров белән Балтач авылларына халык авыз иҗатын җыярга да чыгалар, Дорга, Пыжмара, Субаш, Биктәш авылларында булалар.

Субаштан Александр Чеботарев, Субаш мәдәният йорты директоры Хәлил Фәизов белән район сәнгать мәктәбе мөгаллиме Алмаз Миргалимов гөслә ясап караган егетләр. Субаш авылы старостасы Иван Николаев бер кылын тартканда моңны унга кадәр санап булса гына гөслә гөслә була ала, дия торган була. Биктәштән Зоя Алексееваның уйнавын чит илләрдән кадәр килеп өйрәнделәр хәтта.

Туган як авылларында йөреп, гөслә тарихын өйрәнеп, хәйран гына материал туплагач, Айсылу «Орчык» дигән ансамбль туплый, ансамбль гел тулыланып тора. «Орчык» ансамбленең алган дипломнары бихисап, кая ягына барсалар да, буш кайтмый алар. Әле менә май аенда Удмуртиядә «П.И. Чайковский ватанында бөек гөсләләр» дигән халыкара фестивальдә катнашып, зур уңышлар белән кайттылар.  Күптән түгел «Этномириада» халыкара фестивалендә 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Керәшен милли сәхнә киемнәре бар, аларны Айсылу республика күләмендә шушы гөслә буенча проект эшләп, грант откач тектерделәр. Кайчандыр кешедән алып торган булсалар, хәзер гөсләләре дә үзләренеке, Айсылу аларны республикада татар һәм мари гөсләләрен ясаучы оста Гәрәй Мәгъсүмҗановтан ясатып ала, берсе-берсе 27 мең сум торган гөсләләргә акчаны район хакимияте бирә.

Халык иҗатын саклап, киләчәк буыннарга җиткерү өстендә Айсылу даими эшли, бүген үз балалары әниләре кебек гөсләдә уйнаса, әле алга таба гөслә күпчелек райондаш балаларны җәлеп итәр.Юкка гына белем юлларында гөсләләргә юлыкмады бит ул!

Гөслә — интернет челтәрдә цитрага охшаган рус халык кыллы чиртмә музыка коралы дип язылса да, һәр милләтнең үз гөсләсе бар. Ул аеруча да керәшен татарлары арасында таралган. 1960, 70, 80 нче елларда гөслә керәшен татарларында бик популяр булган.

Хәзерге вакытта безнең татар гөсләләре 12 кыллы, диатоник пентатоника белән ясала. 22 кыллы да булырга мөмкин. Андый булса, октава күп була һәм диатоник строй белән эшләнә. Формасы шул ук.

Мари гөсләсе зуррак, анда 36 кыл. Марилар гөслә белән уйнап, мари көйләрен таныталар. Композиторлары да гөслә өчен әсәрләр яза, музыка мәктәбендә дә, училищеда да өйрәтәләр гөсләне.

Удмурт гөсләсе крезь дип атала. Удмурт теленнән тәрҗемә иткәндә «крезь» сүзе «җыр, җырлау» дигәнне аңлата.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев