Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйрәм мизгеле кичерешләрем (видео)

«Әниләр һәм бәбиләр» дигән театрдан өзек бик урынлы булды. Һәркем үзе бала тапкан вакытларын искә төшерми калмагандыр.

Әни, әнкәй, инәй... Кеше өчен алтын — көмешләрдән дә кыйммәтле, үз җаныннан да кадерле, барлык изгелекләрдән дә изге сузләр — шушыдыр. Ничәмә — ничә тапкыр кабатласак та әни сүзен, аннан һич кенә дә туймый кеше, киресенчә, еллар узган саен «әни» сүзенең тәмен ныграк тоеп яши. Күпме наз, күпме җан җылылыгы бу сүздә!

Әнкәйләр — безгә тормыш биргән гүзәл затлар. балаларым кебек, минем дә телем «әннә» сүзе белән ачылган. Әнием мине күкрәк сөтен имезеп үстергән. Әни булган кеше генә тоядыр бу татлы сүзнең ямен, тәмен, рәхәтен..
Бүген мин бик матур районда уздырылган «Җәннәт — әниләрнең аяк астында» дигән кичәгә солдат  әнисе буларак чакырулы идем.

Җирлектән без 14 кеше катнаштык. Килгән һәр әнине тәмле чәй белән сыйлаулары гына ни тора!!

Каз тәннәре чыгара торган матур бәйрәм булды. Һәр әнинең күңелен күреп, матур сүзләр белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин котлау сүзләре һәркем күңеленә үтеп кергәндер. 

«Әни сүзе сүнмәс кояш кебек, җылы нурларын сирпи җаннарга» дигән сүзләре җанга рәхәт хисләр өстәде. 
Махсус хәрби операциядәге батырларыбыз исән имин әйләнеп кайтсыннар иде ярабби. Моны һәркем эченнән теләп утыргандыр.
Күргәннәргә сабырлык бирсен ходаем.

Ел буенча уңышларга ирешкән әниләрне котлау, аеруча матур чыкты. Әниләр һәр өлкәдә булдыра.

«Әниләр һәм бәбиләр» дигән театрдан өзек бик урынлы булды. Һәркем үзе бала тапкан вакытларын искә төшерми калмагандыр.

Районыбызның үзешчәннәренә, катнашкан балаларның җыр- биюләренә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Һәр сөйләнгән сүзләр һәр әнинең күңеленә хуш килде. Һәркем сокланып, һәр сүзне йотылып тыңлады. Күзләргә яшьләр дә килмичә калмады, һәрберсенә сокланып карап утырдык. 

erid: 2Vtzqwgny8L

Әздән күңел була, үзебезнең авылыбызның җирлек башлыгы Илһам Закировка безне оештырып җибәргәненә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Дөнья рәхәтлекләрен читкә куеп, җәннәт эзләп гомер итәргә ярамый. Янәшәдә газиз әниләр булу, аларның җылы карашын, назын тою, татлы сүзен ишетү , менә шушыдыр — безнең җәннәтебез. Әниләрне исән вакытиа олылыйк,, яратыйк, якты йөзебезне, игътибарыбызны кызганмыйк. Әниләрне рәнҗетүдән, аларның рәнҗешләрен татудан сакланыйк!
«Әниләрнең аяк астында — җәннәт» икәнен бервакытта да онытмыйк!!!

Бәйрәм мизгелләре һәркем күңелендә мәңге сакланыр!

Зөлфидә Тләкова,

Нөнәгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9