Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач китапханәсе коллективы гаиләләр белән китап укуга өстенлек бирә (фото)

Гаилә — кеше өчен иң матур тоелган төшенчәләрнең берсе, гаилә — күңелгә бик якын була, йөрәк түрендә гомерлеккә урын ала.

2024 ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителгәч, үзем эшләгән Балтач Үзәк балалар китапханәсендә китап укучылар һәм аларның якыннары катнашындагы чаралар тагын да җанланып китте. Балалар бакчалары, Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясенең балалар, укучылар, тәрбиячеләр, укытучылары, әти-әниләр белән булган тыгыз һәм матур элемтәбез гаиләләр белән берсеннән-берсе эчтәлекле чаралар үткәрергә этәрә. Ел дәвамында балалар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабайлары өчен китап күргәзмәләре төзелеп, бәйрәм иртәләре, очрашу кичәләре һәм башка бик күп төрле чаралар үтеп тора.

Китапханәчеләрнең балалар бакчаларында әти-әниләр җыелышларында катнашып, кечкенәдән сабыйларны китапка тарту юлларын, кайсы яшькә нинди китаплар туры килгәнлекне аңлатып ясаган чыгышлары бик җылы кабул ителә.

Язның беренче бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көнен каршылап үткәрелгән «Дөньяның гөл-чәчкәләре» дип аталган бәйрәм программасында, Халыкара гаиләләр көне уңаеннан «Бәхет канатларында» дип аталган очрашу кичәсендә, «Библиоcумерки-2024» акциясе кысаларында «Яз хәбәрчесе — умырзаялар» дип аталган библиоmixларда китап укучылар да, өлкәннәр дә катнашты. Кунаклар, үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, шигырьле-җырлы тәлгәшләр белән сөендерделәр, китапханәчеләр тәкъдим иткән башваткычлы, кызыклы уеннарда катнашып белемнәрен сынадылар.

Китапханәдә талантлы әти-әниләребезне барлап, аларның уңганлыкларын яшь буынга күрсәтеп, төрле мастер-класслар да узып тора. Кулларыннан гөлләр тамып торган Әлфия Ренат кызы Генанова китап укучыларны агач кисеменә декупаж ясау серләренә төшендерде.

Җәйге каникул чорында гаилә белән үткәрелгән чаралар туктап тормады. Балтачтагы күпфатирлы йортларның уен мәйданчыкларында «Бергә без — бәхетле» («Счастливы ВМЕСТЕ») исемле күңел ачу чаралары узды. «Салкын чишмә» эко-паркында китап сөюче гаиләләр «Мы семья, и мы —друзья» дип аталган гаилә утырмасына җыелдылар. Әлеге чараларда балалар да, өлкәннәр дә кызыклы уеннарда катнашып тапкырлык-зирәклекне күрсәттеләр, шаян хәрәкәтле уеннарда җитезлек белән таң калдырдылар. 

Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаган Балтач гимназиясенең 1-И сыйныфы укучылары өчен 1 сентябрь Белем көне дә, әти-әниләр белән бергәләп китапханәгә килгән көн дип тә истә калыр. Алар бергәләп «В стране Знания» дип аталган бәйрәм программасында катнашып, «Знатоки», «Почемучки» командаларына бүленеп көч сынаштылартылар.

Гаилә белән үткәрелгән чараларыбыз китапханә кысаларында гына калмый, интернет киңлекләрендә язылучылар хозурына да барып ирешә. Ел башында башланып киткән онлайн «Күңелле балачак» дип аталган мәзәкләр сәхифәсен ВКда язылучы дусларыбыз бик җылы кабул итте.

Китапханәгә әти-әниләре, әби-бабайлары белән кул тотынышып килгән китап укучыларыбызны күреп, күңел тагын да сөенә. Димәк, гаиләдә китап яратучылар күп, китап сөю хисе өлкәннәрдән кече буынга күчә. Бу алга таба да шулай булсын иде. 

Наилә Әхтәмова

Балтач Үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә китап