Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач районы 45 финалист белән Саба һәм Сарман районнарыннан гына калышты (фото)

Әдәби марафон беренче тапкыр 2017 елның сентябрь аенда үткәрелә

13 декабрь көнне К. Тинчурин театрында XXV #ӘдәбиМарафон финалистларын бүләкләү тантанасында Балтач районы актив әдәби марафончылары да катнашты.

Октябрь аенда үткәрелгән әдәби марафонда барлыгы 760 китап укучы финалга чыкты. Китап укучылар 6 яшьтән алып 75 яшькә кадәрге китап сөючеләр булып, интернет аша татар язучыларының әсәрләрен киң катлау кулланучыларга җиткерделәр. Балтач районы 45 финалист белән Саба һәм Сарман районнарыннан гына калышты.

Әдәби марафон беренче тапкыр 2017 елның сентябрь аенда үткәрелә. Әлеге марафонның идея авторы — «Белем. ру» ҖЧҖ директоры, "Татнетны үстерү фонды«ның башкаручы директоры, шагыйрь Раил Гатауллин. Әдәби марафонның максаты булып укымышлы, ныклы рухлы, сәламәт акыллы, гадел татар шәхесе формалаштыру тора. Проектның партнерлары Татарстан язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты, «Белем» радиосы, «Китап» радиосырадиосы һ. б.

Әдәби марафончыларны сәхнәдә К. Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан Камил Ногаев, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова котладылар. Чарада әсәрләре күп укыла торган иң популяр язучылардан Айгөл Әхмәтгалиева, Рабит Батулла, Ләбиб Лерон, Нәбирә Гыйматдинова, Гөлсинә Галимуллина, Гөлүсә Батталова, Гүзәл Галләмова, Ркаил Зәйдулла, Сания Әхмәтҗановаларга сәхнәгә чакырылып әдәби марафончылар исеменнән диплом, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Үз чиратларында язучылар марафончыларга бик рәхмәтле булуларын билгеләп үттеләр, чөнки онлайн марафон татар әдәбияты белән кызыксынуны арттыру, яшьләрне туган телдә язылган әсәрләрне укуга җәлеп итүне максат итеп алган проект. Укучылар булмаса язучылар иҗат итә алмас иде.

X әдәби марафон финалында актив районнар арасында әдәби әйдаманнар билгеләнгән иде. XXV әдәби марафон тантанасында әлеге әйдаманнарга Татарстан язучылар берлеге рәисе Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Алга таба чара марафончыларга Диплом, истәлекле бүләкләр тапшыру һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучы марафончыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Балтач районы әдәби марафончылары арасыннан күп конкурсларда җиңүләр яулаган Хисамова Дилә нәфис сүз белән катнашты. Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев марафончыларга җырларын бүләк итте. Чараны Айзилә Батырханова һәм Артём Пискунов алып барды.

— Әдәби марафон бәйгесенең 2024 нче елдан катнашу шартлары үзгәрәчәк, ул ультрамарафонга әвереләчәк, «Иң күп укучы катнашкан район», «Иң күп укучы катнашкан мәктәп» һ. б. номинацияләр булачак, онлайн марафон бөтен җир шарында яшәүче татарча китап укучыларны туплау мәйданына әверелер, финал тантанасы да кечкенә залларда гына чикләнеп калмыйча, 1000-3000 һәм аннан да күбрәк кешене сыйдыручы залларда уздырылачак, — дип алдагы планнары белән уртаклашты проект авторы Раил Гатауллин. Әдәби марафончылар бер сүзсез күтәреп алдылар, алкышларга күмделәр.

Хөрмәтле китап сөючеләр, яңа 2024 елның 1 январендә башланып китәчәк онлайн әдәби марафонга сез дә кушылыгыз! Татар әдәбиятыбыз гаять бай мираска ия, телебезне саклау, аны үсеп килүче буынга тапшыру безнең бурычыбыз. Әдәби марафон исә, Интернет челтәре аша татар әдәбиятын һәм татар әдипләрен таныту өчен иң яхшы юлларның берсе булып тора.

Зөлфия Галиева,

Шеңшеңәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев