Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачлылар кукмаралыларны таң калдырып кайткан (фото)

Балтачлылар Зур Сәрдектә концерт куйды

Татарстанда ТР Мәдәният министрлыгы карары нигезендә муниципаль район иҗат коллективларының кара-каршы концертлары оештырылу күркәм традициягә әйләнде. Шул уңайдан, Зур Сәрдек авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре июль аенда Балтач районының Бөрбаш авылы мәдәният йортында чыгыш ясады. Балтачлылар үзләре җавап визиты белән Зур Сәрдеккә килергә вәгъдә биреп калганнар иде.

ТР Мәдәният министрлыгы раслаган концерт графигы нигезендә 18 август көнне Зур Сәрдек авыл мәдәният йортында Балтач районы Чепья авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлары искиткеч бай эчтәлекле "Туган як моңнары" дип исемләнгән концерт куйдылар. Авылда урак өсте булуга карамастан, концерт карарга җыелган сәнгать яратучы зур сәрдеклеләр рәхәтләнеп ял иттеләр бу кичне. "Туганай", "Ядкарь" фольклор коллективларының чыгышы, "Салават күпере" бию ансамбленең дәртле биюләре аерым җырчыларның номерлары белән үрелеп барды. Гомумән, һәр чыгыш үзенчә ямьле булды, тамашачы һәммәсен яратып кабул итте, көчле алкышларга күмде. Мондый очрашулар дәвамлы булыр, алга таба да без әле үзебезнең матур чыгышларыбыз белән ызандаш райондашларыбызны шатландырырбыз, дигән теләктә аерылыштык балтачлылар белән.
Наилә Шакирова.
Автор фотолары.
kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250