Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта 50 килолы бәлеш пешерәчәкләр, авыз итми калма!

Балтачта бәйрәм уңаеннан иң зур бәлеш пешерү рекорды теркәләчәк

Балтач 2022нче елда Россиядә иң зур бәлеш пешерү рекорды белән тарихка керергә уйлый.

2018нче елда 20 килолы бәлеш Башкортстанда пешерелгән булган. Балтачта махсус мичтә 50 кило авырлыктагы борай бәлеше пешерергә уйлыйлар. Бу хакта чараны оештыручыларның берсе,  район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин менә нәрсәләр ди:

Чарада өч төп мәйданчык тәкъдим ителәчәк: гастрономия, күргәзмә һәм күңел ачу. Бәйрәм һәм гастрономия мәйданчыгының символы – 1 метр диаметрлы һәм 50 килолы бәлеш. Яшьләр көнендә үсеп килүче буынга милли йөзебезне, рухиятыбызны һәм гореф-гадәтләрне заманча “эчлек” белән тапшырасы килә.

Бәйрәм программасында “Коляскалар парады”, чыгарылыш сыйныф укучыларын, төрле өлкәләрдә уңыш казанган яшьләрне бүләкләү, татар эстрадасы артистлары чыгышы, көбекле дискотека бар. Бәйрәм 26 июньдә «Сабантуй» ял паркында узачак. Россиядә иң зур бәлеш пешерү рекордын теркәү 19 сәгатьтә булачак. Аннан һәркем авыз итә алачак.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев