Мәдәният
Балтачта Галиябанулар бармы?
Балтач үзәк китапханәсенең методик бүлеге сентябрь аенда «Галиябанулар бармы дөньяда?» дип исемләнгән плакат ачык трибуна игълан иткән иде.
Танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзинең 125 еллыгы уңаеннан, уздырылган бу чарада яшьләр (яшь 15-24) үзләренең куелган сорауга фикерләрен авыл китапханәләренә урнаштырылган ватман битенә яздылар. Плакатларда 313 яшь кешенең фикере урын алган. Алар төрле. Яшьләрнең бүгенге көндә Галиябануларның барлыгына ышанычлары куандыра. Күпләре үзләренең сөйгәннәрен Галиябану белән тиңлиләр. «Юк» дип кискен җавап бирүчеләр дә бар. Ләкин фикерләргә караганда егетләр Галиябану кебек, кызлар Хәлил кебек егетләрне көтә икән. Кайбер фикерләр үзләренең кыюлыклары, тирәнлекләре белән шаккатыра. Күп яшьләр Галиябануның мәхәббәткә тугрылыгын беренче урынга куйганнар үзләренең беренче һәм әби-бабаларының мәхәббәткә хыянәт итми яшәүләрен мисалга китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев