Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачлылар «Уйнагыз, гармуннар!» XXXIX республика фестивалендә катнашты (фото)

30 августта «Уйнагыз, гармуннар!» XXXIX республика фестивале – халык иҗаты бәйрәме узды.

Фестивальдә районыбыздан Балтач мәдәният үзәгенең гармунчылар ансамбле, Мифтахов Ирек һәм Сабирҗанов Фәнис (Норма мәдәният йорты), Хөсәенов Шәрипҗан (Түбән Кенә мәдәният йорты), Фәезов Хәлил (Субаш мәдәният йорты), Кунырдан Зиатдинов Зөлкафир, Зиатдиновлар гаилә ансамбле һәм «Сәйлән» коллективы катнашты.

Беренче тапкыр бәйрәм 1985 елда уздырыла, шуннан бирле ел саен Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән гармунчылар катнаша.

Декларация кабул ителү һәм Татарстан Республикасы көне билгеләнү белән бәйле рәвештә фестиваль 30 августта үткәрелә башлый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев