Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Барс медиа"ның яңа җитәкчесе "Татар җыры" хакындагы имеш-мимешләрне кире какты

Бүгенге көндә “Барс медиа” компаниясе белән ун җырчы арасында генераль килешү төзелгән.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Алинә Айдарова). “Барс медиа” татар медиа группасы идарәче компаниясе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Павел Волонихин “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татар җыры” үткәреләчәк дип белдерде һәм фестиваль булмый дигән имеш-мимешләрнең дөрес булмавын әйтте.

“Әлбәттә, быел да “Татар җыры” фестивале үткәреләчәк. Фестивальнең булмавы турындагы сүзләр дөрес түгел. Быел “Татар җыры”на егерме ел! Шул уңайдан фестиваль өч шәһәрдә үткәреләчәк. Ноябрь ахырында – Мәскәүдә, декабрь башында – Уфада һәм 21 декабрь Казанда булачак. Кайдан “Татар җыры” фестивале булмаячак дигән сүзләр чыгадыр, белмим”, - ди Павел Волонихин.

“Татар җыры” – Казан шәһәрендә 1999 елдан бирле уза торган халыкара татар эстрада җырлары фестивале. Павел Волонихин сүзләренчә, “Татар җыры” фестивале хокукый яктан “Барс медиа” компаниясенеке.

Бүгенге көнне  “Барс-медиа” компаниясе белән генераль килешү нигезендә ун җырчы эшли. “Килешүләрнең төрлесе була: генераль килешү, чарада катнашу турында бер тапкыр килешү һәм төрле проектларда катнашу килешүе бар”, - ди җитәкче вазифаларын башкаручы.

Павел Волонихин милләте буенча рус кешесе. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә 20 ел буе татар эстрадасы өлкәсендә эшләү сәбәпле, татарча аңлавын, әмма акценты булу сәбәпле, сөйләшмәвен генә әйтте. Павел Волонихин 2000 елдан бирле Айдар Галимовның җыр студиясендә эшләде

Фото: Салават Камалетдинов

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/17/195489/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Барс медиа