Юлдан арып, өйгә кайтсам әгәр,
Ишетелә газиз бер тавыш:
"Кызым кайткан икән, чәем әзер,
Өйнең түре - синең тукталыш"...
Оныттырып бөтен начар уйны,
Утырта да өстәл башына,
Ак яулыгын салып иңнәренә
килеп утыра минем каршыма.
Хәлләремне сорый. Зарларымны
Көлеп кенә тыңлап утыра.
Ул бит белә: монда сөйләгәнннәр
Монда кала, шулчак онытыла.
Минем өчен һәрчак серле китап,
Яңа битен ачам көн саен.
Әбекәем минем, газизкәем,
Кеше юктыр синнән, мөлаем!
Кеп-кечкенә үзе, бите дә
Минем учка сыеп бетәрлек.
Тик андагы кешелеклек хисе
Бөтен дөньясына җитәрлек!
Син көннән-көн миңа кадерлеләк,
Якын дустым, иптәш-сердәшем.
Яшә әле, яшә йөзгә кадәр,
Бу дөньяда газиз бер кешем.
Фото: http://www.perunica.ru/otveti/delat/6553-fonarik.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев