Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Без узабыз гомер юлыннан..." (+фото)

Фәнис Җиһанша: "Без узабыз гомер юлыннан..." дигән җыры белән кереп калды ул минем күңелгә!

Бу фотода да узып барышлый гына, моннан 14 ел элек очрашкан идек. Себер аэропортында. Хәния апаның бер шәһәрдән икенчесенә концертына очуы, ә минем Казанга кайтырга самолёт көтеп утыруым. Ул чакта аралашып, 4 сәгать, 4 минут кебек узган иде... Баксаң гомер дә шулай бер мизгелдә уза икән... Дөресрәге - "Без узабыз гомер юлыннан..."
Роберт Миңнуллин: Газизебез Хәния Фәрхинең вафатына...
Нинди авыр җәй булды бу?
Бу соң нинди ел инде?..
Гомер буе җырладың син...
Хәзер үзең җыр инде!
Син моңлы җырга әйләндең,
Җырның да үлемсезе...
Килешми сиңа, Хәния,
Килешми "үлем" сүзе.
Син яшәрсең күңелләрдә,
Яшәрсең җырларыңда.
Кузгатырсың күңелләрнең
Иң нечкә кылларын да...
Чибәрлегең - күз алдында,
Моңнарың - күңелләрдә...
Ничекләр генә түзәрбез
Моңнарың түгелгәндә?!.

27 июль, 2017
Раяз Фасыйхов: Урының җәннәттә булсын. Елмайган, төсле фотогызны куям, нәкъ шундый матур килеш миллионлаганнар күңелеңдә калырсыз дип беләм!!!! Кызганыч, тагын бер легендабыз юк...
Кызганыч, озак яши алмадыгыз шул.. Күпме җырлар җырланмый калды, сөйләшер сүзләр дә байтак иде…ничектер ышанмыйм…бер сәхнәдә бергә чыгышыбызның соңгысы шушы булган икән, кем белгән…гафу итегез җәмагәть, башка бу теманы күтәрмәм...
Ләйлә Дәүләтова: Сина гашыйк булыр идем,
Әгәр мин ир-ат булсам... дип язган идем, кайчандыр...
Бу вакытта нормальный кеше йокыдан торадыр инде...мин әле йоклап та китәлмим...баштан чыкмый...һәр сөйләшкән сүз кабат-кабат йөрәктә әйләнә...тавышы колактан китми...йөзе күз алдында тора...җибәрәсе килми...нишләргә соң...аңлыйм - барыбыз да шунда барасы...ләкин вакыты җиткәч, картайгач кына барырга язсын иде...беркемне дә рәнҗетмичә...тачык йөз белән...менә шулай...

Без яшь әле диеп шатланмагыз...
Бәлки булмас та ул иртәгә...
Матур сүзләреңне әйтеп кал син...
Балаларга, дуска, иркәңә...
Илназ Баһ: Әй Хәния апа кайларга киттең... никләр ашыктың... Син әле безгә бииииик кирәк идең.
Хәния апа Фәрхи истәлегенә...
Әкерен генә бөек затлар китә....
Легендалар китә арадан
Хәния апа синең кебек җырчы
Булыр микән тагын яңадан....???????
Яшик әле, яшик дидең дә син,
Ә бүген син үзең киттең бит...
Күңелләрне безнең җырларыңнан,
Һәм үзеңнән мәхрүм иттең бит...
Җыр моңарга тулы йөрәккәең,
Тормыш булгач барсын кичергән...
Синең кебек булмас инде кабат,
Сәхнәләрдә шулай өздергән.
Сандугачлар китә иде көзгә,
Син җәйләрне никтер сайлаган...
Җырчы сандугачым нигә очтың,
Нигә киттең безнең арадан...
Бу хәбәрне йөрәк кабул итми,
Юк булмастыр, исән ,син ,исән.
Үлемнән шул качып калып булмый,
Тәгдиреңә язылган икән.
Урыннарың оҗмахларда булсын,
Сайрар сандугачы халкымның.
Синең җырлар белән басарбыз без,
Йөрәкләрнең янган ялкынын.
Вәсиләсез,калдык Әлфиясез,
Хәниясез иттең әй Ходай,
Моңлылар да сиңа кирәкмени?...
Ятим иттең, Раббым ник болай...
Әкерен генә бөек затлар китә,
Сандугачлар китә яңадан...
Йөрәк бушап калган кебек булды ,
Хәния апа киткәч арадан...
Җыр моңнарың истәлеккә калыр,
Әлдермешләр әле җырланыр...
Шул җырларны тыңлаганда менә,
Йөрәкләрдә ялкын ут яныр...
Инзилә Галиуллина 27.07.17
Дилә Нигъмәтуллина: Бик кызганыч хәбәр килеп җитте... әле берничә көн элек кенә Әлдермешкә барып җиләк җыйганда аның җырын җырлап, искә алып утырдым. Нинди кеше иде бит, ә! Хөрмәтем бик зур иде аңа карата! Тыныч кына йокла, Хәния апа! Синең җырларын мәңге йөрәктә калачак...
Зәйнәб Фәтхетдинова: Ышанасы килми...Утырып бер, рәхәтләнеп сойләшергә дә өлгермәдек бит, Хәния! Ник ашыктың!
Данир Сабиров: Хәния апа урының оҗмахта булсын. Бу ел татар сәнгате күп югалтулар кичерде.Уйламаган җирдән Сез дә бакый дөньяга күчтегез. Иҗатыгыз мәңгегә халык күңелендә һәм татар эстрадасы тарихында лаеклы урынын алыр. Һәр җырыгыз, һәр чыгышыгыз безнең өчен үрнәк.Үзем дә теләмәстән сезне үпкәләткән булсам, кичерегез.
Алсу Фазлыева: Әле кайчан гына гастрольләрдә бергә чыгыш ясаган идек... Безгә бик матур теләкләрен әйткән иде... хәтта мина инстаграммда тәмле ризык пешерергә өйрәткән иде... ышанып булмый... Хәния апа җырларында үстек. Сез мәңгегә безнең йөрәкләрдә!
Elvin Grey: Не стало моей творческой МАМЫ. Хания Апай, реально очень больно. Открытое сердце, простая, широкая душа. Наша эстрада осиротела. Как же я Вас любил, в сердце навсегда. Земля пухом.

sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250