Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бөрбашлылар Сабантуйга чакыра (видео)

Бөрбаш Сабантуе 7 июнь көнне 14.00 сәгатьтә башлана.

Озын кышлардан соң коөтеп алган җәйләргә дә килеп кердек. 

Җәйнең тәүге бәйрәме Сабантуй да якынлашты. Бәйрәмгә әзерлек йөзеннән, шушы көннәрдә әрәпә җыйдык.

Әрәпә җыюда катнашкан ясле-бакча коллективы кызларына, гармунчыларга, атчыга, егет-кызларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Рәхмәт бәйрәмгә ямь өстәгән барлык балаларга.

Сабантулар гөрли авылларда
Халкыбызның милли бәйрәме.
Гармуннары, җыр-моңнары белән
Саклый халкым гореф-гадәтне.

Бөрбаш Сабантуе 7 июнь көнне 14.00 сәгатьтә башлана. Барыгызны да милли бәйрәмебез Сабантуйга көтеп калабыз. Җыр-биюләрдә, күңелле уеннарда катнашып, һәммәгезгә дә Сабантуй бүләкләре алырга насыйп булсын.

Рәзилә Хөсәенова,

Бөрбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе Бөрбаш