Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген Бөрбаш мәдәният йорты ачылды (+фото,видео)

Хәерле эшләр булсын!

Бүген төзекләндерүдән соң Бөрбаш авылы мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Ачылыш тантанасында район башлыгы Рамил Нотфуллин, Казан каласыннан мөхтәрәм кунаклар катнашты.

Ачылыш тантанасында Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин мәдәният йортын һәм җирлекне төзекләндерүдә хезмәтләре кергән райондашларыбыз һәм кунакларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Тамаша залы 250 кешегә исәпләнгән мәдәният йортының төзекләндерү эшләрен Наил Сафиуллин җитәкчелегендәге "Стройсервис" егетләре башкарды. Мәдәният йорты каршында бик күркәм парк та төзелгән.  Авыл музее да булдырылган. Хәерле эшләр булсын! Мәдәният йорты бөрбашлыларга игелекле хезмәт итсен.

erid: 2Vtzqwgny8L

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9