Мәдәният
Чапшар балалары үзенчәлекле рәсемнәре белән үз фикерләрен белдергән (фото)
26 майдан 26 июньгә кадәр наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш айлыгы уңаеннан «Наркотикларсыз тормыш» исеме астында Чапшар авыл клубы һәм Кили күчмә китапханәсе белән берлектә балалар белән асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырдык.
Балаларга психоактив матдәләрнең кешегә тәэсире турында, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар кешеләрнең, бигрәк тә яшь буынның физик, әхлакый сәламәтлегенә зур куркыныч тудыруын аңлаттык. Ел саен наркотиклардан 100 мең кеше үлә, Россиядә 33 секунд саен бер кеше спиртлы эчемлекләр эчеп үлә, Россиядә тәмәке тартудан ел саен 400 кеше үлә, ә ел саен Россиядә ВИЧлы аналардан 10 меңгә якын бала туа дигән куркыныч фактлар балаларда нәфрәт тудырды. Алар асфальтка рәсем ясауга зур кызыксыну белән, чын күңелдән бирелделәр, "Менә без ясаган бу рәсемнәрне зурлар да, яшьләр дә күрсеннәр әле, аңласыннар наркотикларның нинди зыянлы икәннен", - дип берсеннән-берсе уздырып сызгаладылар.
Гүзәлия Вәлиева,
Чапшар авылы клубы мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев