Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чишмәләр җыры тынмасын

Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сок-ландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?!

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәвен яннарына килгәч кенә тоясың. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да, коеларны тутырып торалар. Безнең балачагыбыз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы олы тормышка алып чыга.

Чишмәләр — безнең рухи байлыгыбыз. Чишмә һәм җыр, чишмә һәм гореф-гадәт, чишмә һәм тел.... Кызлар һәм егетләр чишмә юлында очрашкан, танышкан, кавышкан. Авылга килен төшкәч, иң элек аңа чишмә юлын күрсәткәннәр. 24 август көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Салкын чишмә» эко-паркында «Киленгә су юлы күрсәтү» йоласы белән башланып киткән "Кичке уен«га яраткан китап укучыларын чакырды.

Халык кушкан исмең — «Салкын Чишмә» —

Атаганнар сине яратып.

Бердәнбере булып зур авылның,

Яшисең гел үзеңә каратып...

Әлеге шигырь юллары мөхтәрәм ветеран укытучы, бик күп китаплар авторы Мәгъсүм Мөхәммәтҗановның архивыннан алынды. Әйе, бәйрәмгә килгән Мәгъсүм Абдуллович "Салкын Чишмә"нең тарихын чыганакларга таянып, бәян итте.

Районыбызның шигърият дөньясы илчеләре Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Зөһрә Рамазанова, Ирек Хаҗиев шигъри гөләндәмнәр бүләк итсә, үзешчән җырчы Мәдәния ханым моңлы җырын яңгыратты. Барлык катнашучылар кич буе рәхәтләнеп күңел ачып, уйнап-көлеп, җырлап-биеп, милли йолаларыбызны искә төшерделәр.

Бу матур кичәдә катнашучылар, барлык концерт номерларын зәвыклы итеп башкарган, тамашачының йөрәгенә үтеп керә алырлык итеп хәзерләгән Балтач үзәк китапханә хезмәткәрләренә олы рәхмәт хисләрен җиткереп, күңел түрләренә җылы, илаһи тәэсир алып таралдылар. Рәхмәт Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Салкын Чишмә»