Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Динә Гарипова Александр Градский турында: Барысы өчен дә рәхмәт

«Голос» проектында Александр Градский Динә Гарипованың остазы булган иде.

«Голос» проекты җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова үзенең Instagram аккаунтында остазы Александр Градский турында җылы сүзләр язган. Градский бүген 72 яшендә вафат булды.

«Кадерле Александр Борисович, без сезне һәрчак яратачакбыз… Барысы өчен дә рәхмәт…», — дип яза ул. Меңләгән кеше кайгы уртаклашкан.

«Җирдә бернәрсә дә эзсез узмый…», «Александр Борисовичка сезнең өчен рәхмәт, Динә! Хәтерлибез һәм кайгырабыз!», «Ходай, ни кызганыч! Бөек кеше, музыкант һәм иң яхшы остаз!» — дип язалар Динә Гарипова куйган постка.

Александр Градский соңгы көннәренә кадәр эшләгән, ул «Голос» проектының юбилей сезонында катнашкан, үзенә команда туплаган. Нәкъ менә Градский 2012 елда проектта Динә Гарипованың остазы булды, аның белән җиңүгә кадәр юл узды. Нәтиҗәдә, Яшел Үзән кызы «Евровидение» финалисты булды һәм бишенче урын алды.

 

Чыганак: ТИ

Фото: dinagaripova

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Динә Гарипова Александр Градский