Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Догалы бәйрәм

Клуб бакчасында бәйрәм уздырганнар

Комзавод авылында Кече авыл көнен яңартып, клуб бакчасында бәйрәм уздырганнар. Авыл халкы күп җыелган, кунаклар кайткан, бала-чага шавыннан бәйрәм гөрләп торган.

— Илһам Наил улы Закировның, ягъни безнең Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгының күркәм идеясе бу. Нөнәгәрдә Авыл көне уздырдык, Комзаводта да уздырыйк, дигән иде. Курамьялда да шундый бәйрәм үткәрделәр, мине дога укырга чакырганнар иде, анда баргач күңел үсеп кайтты, 38 ел күрешкән юк иде, дип әйтүчеләр күп булды. Шундый матур итеп, бәйрәм итеп утыруларын күреп, мин дә рухланып кайттым да, үзем үк оештыру эшләренә алындым, «Кызыл юл» хуҗалыгы да ярдәм итте. Авыл халкы, иганәчеләр белән бергәләп тотынгач, матур гына бәйрәм килеп чыкты. Равил Вәлиев корбан итеннән пылау пешерде, хәләл саваплы ризыкның 135 кешегә җитүен исәпкә алсак, бәйрәмдә әле аннан да күбрәк кеше булгандыр. Бәйрәмне алып барырга Кунырда яшәүче туганымны чакырдым, бер тиен дә акча алмый, шундый яхшы итеп алып барды, — дип, фикерләре белән уртаклашты авылның старостасы, шул ук вакытта имамы да Рифат Минмуллин.

Бакча эченә табын корганнар, аны сый-хөрмәт белән тулыландырганнар, һәркем тәмле чәйләр белән сыйланган, кайнар пылау ашаган. Дога белән башланган бәйрәм азагына кадәр төрле күңелле уеннар белән үрелеп барган.

— Ковид ише төрле сәбәпләр һәм башка вәзгыятьләр аркасында соңгы елларда мондый үзенчәлекле бәйрәмнәр булмый торды, — ди районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина. — Менә быел безне чакырдылар һәм без бүлек хезмәткәрләре белән Кече авыл көненә бик теләп бардык. Файдалы киңәшләрдән торган буклетлар эшләттек, аларны бәйрәмдәгеләргә өләштек, авылда дүрт өлкәнебез бар, аларның хәлләрен белдек, социаль ярдәмгә мохтаҗ ялгызларның язмышлары белән кызыксындык, биредә андый ике кеше бар, алар балалар тәрбиясендә яшиләр. Бәйрәмне бик яхшы иттереп оештырганнар. Кешенең күплеге, активлыгы сокландырды мине.

Авыл җирлеге башлыгы комзаводлыларны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, елларга иминлек, тормышларга бәрәкәт теләгән. Гармунчыларның чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килгән.

Комзавод халкы гомер-гомергә җыр-моңны үз итте, шуңа да мәдәни чаралар анда аерым бер рухта, ихласлык белән үтә. Иман белән көн күргән, бәйрәмнәрне дә ипле, әхлаклы итеп уздыра белгән авылларыбызга матур киләчәк юрыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кече авыллар