Эх, күңелле балачак (фото)
18 июнь көнне Пыжмара авылы мәдәният йорты балаларның шат авазына күмелде. Ул көнне мәктәп янында эшләүче "Ромашка" лагеры һәм балалар бакчасы коллективы балалары "Эх, күңелле балачак" дип исемләнгән концерт куйды.
Концертка килгән һәркем чын мәгънәсендә ял итеп, җылы хисләр белән рәхмәт әйтеп таралышты. Кечкенә сабыйларның сәхнәгә чыгып үзләренең һөнәрләрен күрсәтүләрендә тәрбиячеләрнең фидакарь хезмәте чагыла. Авылда шундый сәләтле, өметле балалар булуы куандыра. Димәк, авылның киләчәге бар дигән сүз. Концертны мәктәп белән балалар бакчасының бердәм булып әзерләүләре аларның үзара тату, нәтиҗәле эшләүләренә бер дәлил. Аз гына вакыт эчендә лагерьда бер гаилә кебек оешып, матур ял концерты куючыларга афәрин диясе килә. Киләчәктә дә гел шулай бердәм булып, исән-сау эшләргә язсын сезгә.








Гөлназ Закирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев