Хезмәт

Балтач районы

18+
Мәдәният

Гомер көзе – бәрәкәт

Гомер бит ул кыска җәй кебек, Чәчәк аткан чагы аз була. Якынлашкач алтын көзгә таба, Сары яфрак төсле моң тула.

ФӘРИДӘ ШАКИРОВА ШИГЫРЬЛӘРЕ

Гомер көзе – бәрәкәт
Гомер бит ул кыска җәй кебек,
Чәчәк аткан чагы аз була.
Якынлашкач алтын көзгә таба,
Сары яфрак төсле моң тула.

Яфрак койган гомер агачының
Җимешләре инде дәвалый.
Безнең буын яши сыкрамыйча,
Дөнья михнәтенә карамый.

Кызу яшьләр бер ялгыш сүз әйтсә,
Хәтер кала, күңел кителә.
Үз ишебез иңнән кагып үтсә,
Күздән якты нурлар бөркелә.

Җылы караш тансыклаган җанны
Сизгер йөрәк тоеп ала ул.
Үз борчуын бер кырыйга куеп,
Юатырдай сүзләр таба ул.

Алтын көзнең затлы бизәгедәй
Күркәм бит ул безнең өлкәннәр.
Миһербанлык хисе арта барып,
Бу тормышны нурлы иткәннәр.

Кабатланмас инде яшьлек язы,
Җәйләрне дә сагынып сөйләрбез.
Көч һәм дәрман җанда сүрелмәсә,
Салкын кышларга да түзәрбез.
Ә әлегә көзге хозурлыкта
Бәрәкәтле гомер итәрбез.

Ышанычлы дус кирәк

Минем шатлык белән шатланма син,
Кайгырма син минем кайгыдан...

Шулай диеп язган хаклы түгел,
Бу дөньяда ялгыз бик читен.
Ышанычлы якын дустың булса,
Кайгы-борчуларны киметер.

Шатлыкка исә ихлас дуслар гына,
Якыннарың гына куаныр.
Кеше күңеле шулай каршылыклы,
Табышмактай серле буладыр.

Синең өчен җаны фида затлар
Өметеңне өреп сүндермәс.
Үзең исә һәрчак рәхимле бул,
Берәрсенә кайгы үрелгәч.

Сабый бала кебек куанырсың –
Тормыш гөле – КЕШЕ терелгәч.
Зыян салган гаеплене кичер,
Ачу-үпкәң бераз сүрелгәч.

Энҗеләр сипкән
Моңнары басты, сагыш көчәйде,
Мин генә микән шулай зар чиккән.
Шатлык чаткысы еракка качты,
Әллә соң инде, дөнья тар микән?

Безгә тиешле гомер бар микән?
Дөнья гаҗәеп, – шундый киң икән?
Җир өсләренә энҗе кар сипкән.
Учыма алып йомарлап аттым,
Кар эрегәндә безнең чир киткән.

Баксаң, дөньясы шундый киң икән,
Чишмәләр булып йөгерек су типкән.
Бар канарлыгы җирнең куенында,
Көмеш сулары бер тылсым икән.

Табигать серен сеңдерә алса,
Күңел бик юмарт, шундый киң икән,
Бар да узгынчы, матурлык кала,
Шөкер итәргә вакытлар җиткән.
Җылы хисләргә энҗеләр чиккән
Моң җыры булып чишмәләр типкән.

Хозурлык
Дөньяларны каплап алган ипле буран
Cала юлга, түши кырга йомшак юрган.
Тездән көртләр ерып барам алга таба.
Рәхәт миңа. Серле моңнан күңел тулган.

Табигатьнең бу тылсымлы мизгелләре
Миһербанлык кимемәс, дип аваз сала.
Шаян, назлы кар бөртеге иркәләнеп,
Якын күреп, хәтта җанга ук сылана.

Күңелеңә наз җитмәсә, чык син тышка,
Могҗизалы күкләр белән сокланырга.
Буран тулсын, яңгыр орсын, кояш чыксын,
Бәлзәм кебек дәва булып саулыгыңа.

Күңел гөлләреңне көйдермә
Чиксез күкне, җирне, суны
Ходай тигез итеп яралткан.
Сынамакка фани дөньясында
Бер ишләргә бәхет тараткан.

Авырлыклар өеп биргән мәллә
Рухы сынмас көчле бәндәгә.
Хезмәтеннән шатлык тапсын диеп,
Таза булып эшләп йөргәндә.

Тәкъдир серен аңлау мөмкин түгел,
Язмышыңа тел-теш тидермә.
Хөсетләнеп, өстен булганнарга,
Күңел гөлләреңне көйдермә.

Игелекле булып ил каршында
Бәлки әле савап җыярсың.
Кыямәттә хисап дәфтәренең
Тоттырырлар бәлки чистасын.

Шуңа күрә нигә уфтанырга,
Гаделсезлек өчен үртәлеп.
Иман байлыкларын олы нигъмәт итеп,
Алга атла шуңа төбәлеп.

Күңел тынычлыгы дога аша иңәр.
Ихлас булса, уңай гамәлең.
Үпкә-рәнҗешләрне кичерергә кирәк,
Озак типсен өчен йөрәгең.

Чагыштыру
Яшьлектән үк тәрбияле кеше
Фәкать акылына таяна.
Йөрәк хисен бераз тыя белеп
Йөзеп чыга текә ярына.

Иманы саф, максат изге булгач,
Туры юлдан алар чигенми.
Тәвәккәллек, ныклык аркасында
Хәтта давыл килсә, бөгелми.

Ә хис белән өтәләнеп яшәү
Җанга күпме борчу арттыра.
Йөрәк белән түгел, акыл белән
Яшәгәнгә юллар яктыра.

Иман яңарттым
Мин күкләргә гашыйк идем бугай,
Һаман үргә таба омтылдым.
Арттан кемдер таш ыргытып калды,
Нәфрәтеннән ташы сытылды.

Мәрхәмәтле күкнең
                            киң гөмбәзен тоеп,
Мин үземә яклау эзләдем.
Төшкән чакта серле биеклектән
Канап бетте шәрә тезләрем.

Үзе гади, үзе могҗизалы
Җирдә таптым тылсым ачкычын.
Җегәрем дә, терәгем дә артты –
Куандырды бөтен табышым.

Мин күкләргә гашыйк сабый идем,
Җирне анам кебек яраттым.
Үз хатамнан үзем сабак алып,
Иманымны кабат яңарттым.
*       *       *
Аккош булып очып кайтырмын да,
Фәрештәдәй җиргә төшәрмен.
Азмы-күпме изгелегем булса,
Төшләр аша сезгә дәшәрмен.
*       *       *
Белем-гыйлем арта барган саен
Дөнья гаме талкыр җаныңны.
Гел боегып, тирән гамьгә батып
Йөрмә берүк хаклык табам, дип.
*       *       *
Хәтәр күперләрне уздың киселмичә,
Дошманны да тезләндердең, сер бирмичә.
Җиңеп барам һәрвакытта дип масайма,
Кисәк орыр арттан килеп бер тилемсә.
*       *       *
Тау-ташлар актарып хәзинә эзләдем,
Канады кулларым, саекты җегәрем.
Хәзинә дигәнем көмешкә тиң булган
Зирәк бер хәйләне соң гына белгәнмен.
Анысы да файдалы берексә тумыштан,
Уңышка юнәлтеп игелекле гамәлең.
Кызганыч, соңардым. Мин яши белмәдем...
Гел көтеп тормыштан гаделлек, яхшылык
Йөрәкне  яндырган хис белән түләдем.
*       *       *
Сәхнәләрдән ерак чын “артистлар”,
Тир түкмичә мал умырып рәхәт яши.
Эш атлары буразнада иза чигә,
Уңышларын келәтенә комсыз ташый.
*       *       *
Кылыч кебек үткен булса туры сүзең,
Дустың бизәр, мең дошманны үрчетерсең.
Тау күчереп, ташлар кисеп ярамасаң,
Койрык болгап телләреңне тасма ит син.
*       *       *
Хакыйкатьнең бизмәннәре ватылгач –
Сәләт белән алга чыгу бигрәк читен.
Гаярь ирләр җиңү яулар һәр сынауда,
Мәхлүк өчен өтәләнеп баш ватма син.

Әҗере бар
Мин кырларга чыксам канатланып,
Җил ашыга каршы исәргә.
Мин елгага керсәм, йөзим диеп,
Дулкын куба агым кисәргә.

Мин күкләргә баксам, кояш эзләп,
Кинәт болыт чыга капларга.
Җиргә бассам, артык иркенәеп,
Чигенеп урын бирәм ятларга.

Шуңа күрә күк күкрәгән чакта
Тоям яшен уты тылсымын.
Күңелдә бер дуамаллык туып,
Ватып ташлыйм язмыш кубызын.

Адарынып тотынам мин эшкә,
Ачу, гайрәт белән, үч итеп.
Нәтиҗәсе гөлләр кебек тә бит,
Ә барыбер күңел ник китек?

Бурычлы идем илне яратырга,
Тиеш идем хезмәт сөяргә.
Ир өлешен хәтта тартып алып,
Үз иңемә йөкләр өяргә.

Урынсызга кемдер рәнҗеткәндә
Тиеш идем каршы әйтмәскә.
Кемдер суксын өчен яңагымны
Куеп тордым алмаш-тилмәшкә.

Һәммәсенә мин бурычлы булып,
Игелек эшләп бәлки ялгыштым?
Шул сорауга һаман җавап эзләп,
Гыйлем затлар белән таныштым.

“Рәхмәтле бул син Ходаеңа, - диләр, -
Нык булырга һәрчак көч таптың.
Чит-ятларга ихлас күңелеңнән
Шатлык өлеше дә тараттың”.

Аллаһының сөйкемлесе булыр
Сынауларга каршы торганнар.
Тиктомалдан җиргә абына бит
Буыннары сыек булганнар.

Димәк, һәммәсенең күктә исәбе бар,
Миңа көрәш рухы бирелгән.
Гел чыныгып, бирешмәсә әгәр,
Яшәү көче артыр диелгән!

Өмет шәме сүнмәсен
Гомер буе мең шәм яна
Һәркемнең дә җанында.
Яктыдырмы, сүрәндерме,
Уяудырмы сагында...

Күңелең шыр ачык булып
Җан шәмен кызу янса.
Хәтәр җилләр тиз сүндерер
Яктысы читкә качса.

Сак яна дип кызыкмагыз
Сүлпән кешенең шәме.
Ваемсыз булып яшәсә,
Тоймас ул хисләр ямен.

Йөрәк мае күп сызыла
Җан шәмен яшәтергә.
Күп шәмнән факел кабына
Дөньясын яшьнәтергә.

Бик җылы да, мамыклы да
Җан шәменең нурлары.
Нурында коенганнардан
Игелек күреп булмады.

Шәмне өреп сүндерергә
Максат шайтан эшедер.
Җан шәмен балкыта алган
Рухы белән көчледер.

Шушы шәмне сүндерергә
Өскә гөнаһ алмагыз.
Өмет шәме исән калсын,
Кагылып үзегез янмагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь