Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңгулда «Кичке уен» уйнаганнар (фото)

Кич буе рәхәтләнеп күңел ачып, уйнап-көлеп, җырлап-биеп, милли йолаларыбызны искә төшереп, тәмле коймаклар белән чәйләр эчеп, тел йотарлык пылаулардан авыз итеп, ел буена сагынып сөйләрлек хисләр кичереп, киләсе елны сагынып көтеп алырбыз дип таралыштык.

7 июль көнне ямьле Шушма буенда, Сабантуй мәйданында «Кичке уен» үткәрелде.

Кичке уеннар безнең татар халкының борын-борынгыдан килгән, яраткан бәйрәмнәре-яраткан күңел ачу чарасы булган. Әнә шул әби-бабайларыбызның, әти-әниләребезнең гореф-гадәтләрен дәвам итү максатыннан, яшен-картын киң мәйданга җыеп матур итеп күңел ачып, дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп рәхәтләнеп ял иттек, бер мизгелгә яшьлеккә кайтып килдек.

Яңгул җирлеге каршында эшләүче "Ак калфак"оешмасы һәм мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп, шушы матур чараны үткәреп җибәрдек.

Безнең максатыбыз: Халкыбызның милли гореф-гадәтләрен балаларга, яшьләргә өйрәтү, балаларны халык мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү, балаларның күңелен күтәрү, яшьләребезне активлаштыру, өлкәннәребез үрнәгендә яшь буынга милли тәрбия бирү.

Кич буе рәхәтләнеп күңел ачып, уйнап-көлеп, җырлап-биеп, милли йолаларыбызны искә төшереп, тәмле коймаклар белән чәйләр эчеп, тел йотарлык пылаулардан авыз итеп, ел буена сагынып сөйләрлек хисләр кичереп, киләсе елны сагынып көтеп алырбыз дип таралыштык.

Бәйрәмне үткәрүдә ярдәм итүче, авыл җанлы спонсорларыбызга да рәхмәтле без.

Сәлимә Габделхакова,
Яңгул авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев