Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илсөя Бәдретдинова: Ике үпкәдә дә чир тапканнар

«Кызым, бәхил бул инде»

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова үзенең тормышы турында уртаклаша.

— Сигез айдан туганмын. Авырлыгым 1800 грамм булган. Ике үпкәдә дә чир тапканнар. Бик озак ясалма сулыш алу аппаратында ятканмын.

Әни сөйли: «Табиблар яныма керделәр дә, Гөлсинә апа, моны әйтергә тиешбез. Кызың мөстәкыйль сулый алмый һәм алмаячак та. Бүген аны аппараттан өзәбез. Өйгә кайтыгыз, диделәр».

Әни кайткан. Әтинең самогонын җылыткан. Шуны миңа сөрткән дә одеял белән төреп калдырган. Үзе урамга чыгып йөгергән. 6 сәгать керә алмадым, дип сөйли.

«Кызым, бәхил бул инде», — дип юрганны ачканда, мин ашарга сорап, акырып елап ятканмын. Әнигә: «Минем ашыйсым килми иде. Эчәсем килде. 6 сәгать самогон эчендә ятып кара әле син?» — дип көлеп искә алганыбыз хәтердә. Т

Туганнан бирле тормышка ябышып яшим.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев