Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илсөя Бәдретдинованың соңгы клибында төшкән райондашыбыз төркемгә ничек эләгүен сөйләде (видео)

14 июль көнне Илсөя Бәдретдинова «Эх, әти» дигән җырына клибын чыгарды.

Бу клипны команда Балтач районының Борнак авылында төшергән. Төп рольне — әти ролен җырның сүзләре авторы Ринат Галиәскәровның әтисе Әнәс абый уйнаган. Әнәс әфәндегә клип өчен хатынны шул ук районның Арбор авылыннан тапканнар.

Клипта зәңгәр күзле, кара чәчле кечкенә Илсөяне Лиана исемле Казан кызы уйнаган, ә аның әнисен — авыл хатыны Рания Мостафина. Рания татар эстрадасының иң популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова командасына ничек эләгүен түбәндәгечә сөйли.

«Иң күп килгән сорау: «Каян алып эләктең син анда?». Болай булды бу... Илсөя Бәдретдинова Альбина Фасхеевага шалтыраткан: «Альбина миңа клипка төшәргә 45-50 яшьтәге хатын кирәк», — дип. Альбина апаема шалтыраткан. Апай белән иптәш кызы күп уйлап тормыйлар, миңа язалар: «Сеңлем, Илсөя Бәдретдинова белән клипта төшәсең киләме?»

Әлбәттә килә, апай! Кайда? Кайчан? И-и-и, китте шуннан эшләр худка... Арбор авылы клубына менеп, Марат Тәлгатовичка, күлмәкләр табыйк, дим. Тапты! Рәхмәт аңа. Шәп кеше. Әбиемә төшеп, аннан карт әбинең сандыгын бушаттык. Төнне тыныч кына йокладым... Ә иртән йөрәк тибә бит, малай! Как никак — клипта төшү! Менә шуннан соң Борнакка Ринат Галиәскәровларга киттем.

Ринатның әтисе Әнәс абый белән мәш килеп, килештереп уйнадык. Казан кызы Лиана ваще шәп кыз булды. Чат үземнең тыңлаусыз бала чагым күз алдыма килде.

«Илсөя апай нинди ул?» дигән сорауга да җавап бирим әле. Менә не поверите, урыс әйтмешли: гади, йомшак, матур, тәмле телле алма апай!

Тамак ач тормады, Ринатның әнисе мул өстәлләр белән каршы алды, ә Альбина Фасхеева үзенең тәмле кабымлыклары һәм борай бәлеше белән сыйлады. Гомумән, шәп, кабатланмас, онытылмас көн булды бу», — дип язган Рания Мостафина үзенең сәхифәсендә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев