Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Югары Субаш авылына «Туганайлар» кунакка килде (фото)

Гыйнвар аеның чатнама булмаса да, салкын бер иртәсендә «Туганайлар» газетасы кызлары Алина Кондратьева һәм Фрида Вәлитова Югары Субаш авылына командировкага килде.

Субаш авылында 400гә якын кеше яши, дип исәпләнә.9 еллык мәктәп бар. 10-11 класска балаларны Түнтәр авылына йөртеп укыталар.1978 елда төзелгән клуб, аның бинасы янында медпункт та урнашкан, дип безне авыл белән таныштырды клуб җитәкчесе Хәлил Фаезов.

Авылда үзләре ясаган тракторлардан файдаланучы кешеләр дә күп. Туганнарына, күршеләренә язгы-көзге эшләрдә ярдәм итәләр. Шундыйлардан Олег Степановны әйтеп китәргә кирәк. Ул йортында кар чистарту белән мәшгуль иде. Хәтта тракторына утырып карарга да өлгердек. 

Авыл җирендә нинди проблемалар бар?

Әлбәттә, тормышта бар да ал да, гөл була алмый. Шуңа авылдагы көнүзәк проблемалар хакында сораштык:

Халык тырыш безнең. Зарланырга яратмый. Эш юк, акча юк дип тормый. Мәсәлән, бездә Тукай хуҗалыгы бар. Уңышлы гына эшләп килә. Хуҗалыкта эшлиләр, күпләп мал тоталар, диде безне өйләрендә матур табыннар әзерләп каршы алучы йорт хуҗасы Рузил Николаев.

Беренче көненнән үк алдырам

Субашта Туганайлар газетасын алдыручы бер генә кеше бар, шунсы күңелне төшерде.  

Бер санын да калдырмый укыйм, беренче чыга башлаганнан бирле алдырам, һәр санын туплап барам, диде авылның ак дәдәе Иван Николаев.

Йола-гадәтләребезне саклау эше

Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Венера Николаева балалар белән керәшеннәрнең йола-гадәтләрен өйрәнү, сакларга тырышулары хакында, күп кенә чаралар үткәрүләре турында сөйләде. 

Туганай керәшен халык ансамбле белән дә таныштык. Аларның репертуарына ике үз яклары җыруы кергән. Бик матур итеп җырлап, биеп күрсәттеләр. Ә мәктәп балалары безне арумысез, дип каршы алдылар. Аларның күбесе Туганайның яшьләр төркеменә йөри икән. 

Укытучы, мәктәп каршында оештырылган музей җитәкчесе Ильнур Николаев үзләрендә сакланган экспонатлар, керәшен рәссамы Антонов Владимир (мәрхүм) картиналары белән дә таныштырды.

Югары Субаш авылы турында тулырак Туганайлар газетасының 8 февраль санында укый алырсыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев