Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кара төндә йолдыз кабыза алар, бизәп торыр өчен күкләрне (фото)

Зәвыкле Ор мәдәният йортына егерме ел булды

Үткән ял көннәрендә авыл халкының сагышын, шатлыгын бергә җыйган серле сәхнәне — тамашачыны уйландыра, берүк вакытта көлдерә дә, уйната да, елата да торган сәнгать илен күреп кайттык әле. Андый ил кайда диярсез, ерак түгел, Орда гына! Ор мәдәният йортының юбилей кичәсен нәкъ егерме ел элек зәвыкъ белән эшләнгән мәһабәт мәдәният сараенда уздырдылар. Бу авыл тарихында иң зур вакыйгаларның берсе. Дөрес, аңарчы да клуб була, тик ул бина бик нык искергән, таушалган һәм менә 2001 елда шушы клубка нигез салынып, 2003 елда тантаналы төстә ачыла.

Андагы сәнгать рухын күрсәгез сез, олысы да, кечесе дә сәхнәдә. Ялгыш әйтәм, урта буын белән яшь буын сәхнәдә, ә менә өлкәннәрне тартасы бар әле.

Авылның мәдәният йорты мөдире Раушания Гайнуллина аның да юлын табарга маташа, почта хезмәткәре булып эшкә урнашып, әби-бабаларны сәхнәгә җәлеп итмәкче. Чөнки авылда почтальон юк, газета-журнал тарату, пенсия эшләре шушы мәдәният йортында башкарыла. Хәзер менә өлкәннәр Раушанияне почта хезмәткәре булырга үгетлиләр, күнгән уңган-булган ханым, ризалык биргән. Тарткан атка йөк өю җиңел бит ул, Раушания хәзер мәдәният йорты эшчәнлеге белән бергә почта хезмәтен дә алып барырга җыена. Уңышлар телик аңа.

Клубның урыны үзгәрсә дә, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсхүт ага Хәбибуллинның рухы яши монда, шуңа да Ор авылының мәдәнияте аксамыйдыр. Сугыш чорында җигелеп эшләргә өйрәнгән авыл халкын җанландыру ай-яй җиңел булмагандыр... «Мәдәни маяк, үзе артыннан ияртә алу сәләтенә ия, нык ихтыярлы, киләчәк көнгә өмет белән караучы, тирән белемле, тәнкыйть сүзенә йөз белән торучы, авылның рухи балкышын сүндермичә саклаучы аксакал була ул, — дип сөйли алып баручы Фәнзия Төхфәтуллина. — Шул заман кешеләре аның тырышлыгына сокланып: «Бер бармак белән спектакльләр өчен ясаган декорацияләре рәссамнарныкыннан да оста килеп чыга иде», дип искә алалар. (Мәсхүт аганың ике кулына бер бармак була, сугышка да шуңа бармый кала. З. Г.)

Йөрәгендәге яшәү ялкынын башкаларга бирә алган, КЕШЕ исемен зур хәрефләр белән йөртерлек мәдәният хезмәткәре булган ул. Мәсхүт аганың хезмәтен Гөлзада Галимуллина, Люция Шәрәфиева, Лидия Андреева, Фирая Сәмигуллина, Резида Тимергалиева, Нурзидә Зарипова, Рабига Галиева, Сәвия Габдуллина, Зәйтүнә Газизуллина, Гөлсинә Якуповалар дәвам итә. Һәркайсы үз эшенә яңа бизәк өстәргә тырыша. Җирле радио аша чыгышлар, басуга агитбригадалар белән бару, чит авылларга барып, концерт- спектакльләр кую, колхоз эшенә катнашу — барысы да шушы юлны үткәннәр, тирән тамырлы Ор авылы мәдәниятендә якты эз калдырганнар.

Мәдәният сараеның чисталыгын кайгырткан Галимә Шәрипованың клубтагы эш тәҗрибәсе 22 ел (мәрхүмә инде), Мөнирә Һадиева 15 ел хезмәт куя. Мөнирә ападан соң аның килене Лилия Һадиева 9 ел эшли. Мөнирә апаның икенче килене Рәхилә Һадиева бүгенге көнгә кадәр 17 ел клубта чисталык өчен җаваплы кеше булып тора. Кичәнең кадерле кунаклары булган апаларны чәчкәләргә күмеп, бүләкләп тә уздылар, алар үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклашты.

41 ел гомерен җирлек мәдәниятенә багышлаган, янып-көеп эшләгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәзил Вәлиев та тамашачы арасында утыра. Тормыш ыгы-зыгысын ничек бар шулай кабул итеп, гади яшәү рәвеше алып барган Вәзил ага бүгенге көндә лаеклы ялда. "Ул бервакытта да "Әйдә, ярар!«га эшләмәде, «авыл» диеп җан атып йөрде, тәнкыйтьтән курыкмыйча, һәрвакыт үз фикерен әйтә белде, оештыру сәләтенә ия булган Вәзил ага Вәлиев эшләү дәверендә концерт-спектакльләр аша авыл халкы белән ике арага җылы күпер салынды".

Кичәдә менә нинди җылы сүзләр яңгырады фидакарь хезмәткәр турында! 1972 нче елда "Маяк«ны данлаган 110 кешелек хорның Кукмара зонасында чыгыш ясап, 2нче урын алуы — Ор һәм Шеңшеңәр халкы белән уртак тел табып эшләвенең бер мисалы. «Берсендә шул хор белән биш йөк машинасы арбасына төялеп, Кировка бардык, кышкы суык көннәр иде...», ди Вәзил абый. Клубны сафка бастыруда да аның өлеше бик зур. 22 октябрьдә Вәзил абый үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Вәзил ага янәшәсенә, сәхнә түренә, Ор авылы өчен иң игелекле, миһербанлы кешеләрнең берсе — Ринат Гыйният улы Җәләлов күтәрелде. Авылны төзек, матур итү өчен янып-көеп йөрүче чын кеше ул. Бу мәдәният сарае да аның тырышлыгы белән салынды, авылның үзәге кечкенә генә шәһәрчеккә әверелде: клуб ачылганнан соң икенче елны ук мәктәп, балалар бакчасы, мәчет танымаслык булып яңартылды, авылны урап узучы юл эшләнде. Ринат абый клубның 20 ел эшләү дәверендә һәрвакыт матди ярдәм итеп тора: сәхнә киемнәре тектерүдә, аппаратура алуда булыша, ремонт эшләренә ярдәм итә. Бүгенге юбилей уңаеннан да биюче кызларга бик зур бүләк ясаган: читекләр тектерүдә булышкан.

«Авылга ярдәм итә алуым өчен мин әтиемә рәхмәтле, — ди Ринат әфәнде. — Ул мине игелек-ле эшләргә этәрде. Бездә клуб булмасмыни, машиналар тыз-быз йөри тузанга күмеп, йөрисең инде син дә кемдер булып, урау юл да эшләп куялмыйсың, синең әтиең дә сугыш ветераны, авылда бер һәйкәл дә юк ичмасам безгә, авылга мәчет кирәк, булмас инде ул, дип, әнә шундый хәйләкәр дә, үтемле дә алымнары белән әти авылга ямь кертергә этәргеч бирде», дип көлдерә-көлдерә сөйләде ул һәм клуб салдыру өчен йорт нигезен биргән Галәветдин абзыйга да рәхмәтле булуын белдерде.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов фидакарьләрнең хезмәтләрен Рәхмәт хатлары белән зурлады, мәдәният йорты мөдиренә сертификат та тапшырды. Авылның уңышларын, шәхесләрен зурлап мактаганнан соң, «Авылда яшьләр калмый, балалар саны кими, менә шул турыда да кайгыртырга кирәк», дип белдерде Айдар Фоатович.

2003 елның 9 мае — Ор авылы тарихы өчен аеруча истәлекле көн. Чөнки бу көнне сугышта үлеп калганнар һәм исән кайтканнар истәлегенә һәйкәл ачылды. Ак шәлъяулыгын бөркәнгән Ана сыны сугышлар китергән фаҗигане искәртеп, аналар, толлар һәм балаларның, кыз — әбиләрнең йөрәк сыкравын бөтен галәмгә җиткерә кебек.

Вәзил абый лаеклы ялга китеп, бер ел узгач мөдир итеп Айрат Гайнуллинны куялар. Кеше белән уртак тел таба белүче, оста оештыру сәләтенә ия мөдирнең җыр-биюгә сәләтле балалары һәм оста куллы хатыны бу эштә беренче ярдәмчеләре була. Ул чакларны Айрат әфәнде күңелле итеп искә алды:

— Авыл җирлеге башлыгы Раузит белән колхозда бергә эшләгән идек, берзаманны килгән бу миңа, Айрат, клуб буш тора бит, кер әле, әйдә, шунда эшкә, ди. Мәдәният сүзе минем өчен, гомумән, ят, шундук каршы килдем, клубта эшли белмим мин, дидем, ә ул әйтә, анда эшлисе юк, ачасы да ябасы, ди. Менә шуңа ышанып бирегә килгән кеше инде мин (көлә).

2018 елда иренә алмашка мөдир булып Раушания Гайнуллина килә. Менә инде кулга- кул тотынып, җирле оешмалар, иганәчеләр белән уртак фикергә килеп, 13 ел халыкка хезмәт итәләр, бу еллар эчендә клубның материаль техник базасы нык байый. Татарстан Республикасының «Авыл җирлегендә урнашкан иң яхшы мәдәният учагы» бәйгесенең 2021 елгы нәтиҗәсе буенча Ор клубы 100 мең грант отып, теннис өстәле, проектор сатып алды, сәхнә киемнәре тектерде. Сәхнә киемнәреннән мода күрсәткәндә сокланып утырдык. «ООРS» бию коллективының оешуына да ун ел булган инде.

Нинди генә җыр-бию ансамбльләре юк биредә, кайчандыр Вәзил абый йөздән артык кешелек хор тотса, Раушания остазыннан үрнәк алмак, шулкадәр, бәлки аннан да артык кешене сәхнәгә менгерә ала. Кирәк икән, сәхнә күлмәкләрен дә үзе тегә, мәдәният йорты бакчасын да гөлбакчага күмә, балаларны гел тартып тору максатыннан төрле түгәрәкләр дә оештыра, үзешчәннәрен хөрмәтли, кунак итә дә белә. Авыл халкына бик рәхмәтле ул, таяныч булганнары, мәдәниятне саклап яшәргә омтылганнары өчен. Ә инде фикердәшчесе Фәнзия Төхфәтуллина аның уң кулы, Балтачтан кадәр килеп биш бию төркеменә биюләр өйрәтүчесе, кичәләрен бизәүчесе, менә унике ел инде бер сүздән аңлашып, кулгап-кул тотынышып район мәдәниятенә хезмәт итәләр.

Ордагы кебек мәдәният йортлары, Гайнуллиннар кебек мәдәният-сәнгатьне үстерүчеләр булганда мәдәни буыннар чылбыры өзелмәс, моңлы ядъкарләребез саекмас, рух чишмәсенең суы бервакытта да кипмәс, чөнки авылның яшь буыны да шушы мохитне тоеп үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев