15-21 нче сентябрь көннәрендә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивале була.
Фестивальне, ТР Хөкүмәте ярдәме белән, ТР Мәдәният министрлыгы, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оештыра. Оештыруда, шулай ук, РФ Театр әһелләре берлеге дә катнаша.
Чара беренче тапкыр 1991 нче елда үткәрелгән. Аның максаты - төрле милләтләрнең мәдәниятен һәм сәнгатен саклау калу, популярлаштыру. Моңа кадәр республика күләмендә генә уздырылган фестиваль быел Халыкара статус алды. Анда Беларусь, Украина, Казакъстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучылар көтелә.
Фестиваль К. Тинчурин исемендәге театр базасында үтә һәм тамашачыларга 8 спектакль тәкъдим ителә. Чара кысаларында, Татарстан мәктәпләрендә укучы балалар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, конкурста катнаша ала, дип хәбәр итә ТР Мәдәният минитсрлыгының матбугат хезмәте.
Фото: http://tatar-duslyk.ru/tat/il-hem-donya-tatarlary/page/16/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев