Күңелләр яшь калсын
(җыр)
Еллар уза. Узган елга
Үпкәләмик һич тә.
Матур хатирәләр белән
Алыйк аны искә.
Гомерләрең шулай узсын -
Үкенмәслек булсын.
Йөзләреңә, күзләреңә
Яшәү дәрте тулсын!
Кушымта:
Яши-яши бу дөньяда
Йөрәкләр талмасын.
Без үзебез картайсак та
Күңелләр яшь калсын!
Җиңел түгел беркемгә дә -
Төшмәсен лә күңел.
Ачы кайнар яшьләреңә
Чыланмасын күзең.
Алгы көнгә өмет баглыйк -
Еллар безгә дәшә.
Кеше көнләшерлек итеп,
Дөньяда син яшә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев