Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кенәбаш егете Рафил Җәләлиев тормыш иптәше белән радио ачкан!

Җырлы гаилә Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова шәп радио ачкан! Җырчылар күбесенчә юлда барганда эфирга “чыга”.

Ә эфирлары халыкка таныш булган җырларны баянга кушылып җырлаудан гыйбарәт.

“Иң элек “Ала карга” җырының видеосын интернетка урнаштырдык. Аны 26 меңнән артык кеше карады. Үзебез дә шаккатык! Аннан соң Салават Фәтхетдинов репертуарыннан җырлар сорый башладылар. Аның берничә җырын җырладык. Радиога өчебезнең исемне кушып, “РафАльЭль” дигән исем бирдек. Раф – Рафил, Аль – Әлфис, Эль – мин. Әлфис Галиуллин – безнең баянчыбыз. Без аны “Чистай мишәре” дип йөртәбез. Ул – Татар Ялтаны егете. Безнең кебек үк, Әлфис тә - Салават абыйның шәкерте”, - дип сөйләде “Intertat.tatar”га Эльмира Гыйльфанова.

 Җырчы әйтүенчә, бу әле аларның беренче “проектлары” гына. Якын киләчәктә яшь гаилә эстрада студиясе ачарга хыяллана. “Балаларны укытасы, аларга белем бирәсе килә. Моның өчен кирәкле белемебез дә, тәҗрибәбез дә бар”, - диде Эльмира.

Эльвира ШАКИРОВА

tukai-rt.ru

Фото Рафил Җәләлиевныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рафил Җәләлиев