"Хезмәт"кә языл, район тормышыннан хәбәрдар бул!
Язылу бәясе дә үзгәрешсез калды – 6 айга 648 сум. 2 айга языласыгыз килсәу – 216, өч айга – 324, дүрт айга – 432 сум
Өйгә кадәр үзе килә эзләп йөрисе дә юк. Соңгы вакытларда редакциягә газета сорап килүчеләр күбәйде. Әлеге мөрәҗәгатьләрне истә тотып, үзәк универмагның чәчәк сату ноктасында “Хезмәт” газетасын сатуны оештырып җибәрдек. Әмма шуны онытмасак иде, газетаны аерым номерлап сатып алганда ул күпкә кыйммәт чыга. Ә менә ярты елга язылып куйсаң, күңелең тыныч булачак, “Хезмәт” атна саен җомга көнне өегезгә кадәр үзе “килә”чәк, эзләп йөрисе дә юк. Язылу бәясе дә үзгәрешсез калды – 6 айга 648 сум. 2 айга языласыгыз килсәу – 216, өч айга – 324, дүрт айга – 432 сум.
Барлык яңалыкларны сайтта укып барабыз, дип “Хезмәт”нең кәгазь вариантыннан баш тартучылар да очрап куя. Шуны искәртәсе килә: хәзер сайтыбызның форматы үзгәрде. Шуңа да сайт һәм газета икесе ике юнәлештә эшләячәк. Иң мөһим вакыйгалар, белдерү-яңалыклар , кызыклы язмалар, райондашларыбызны борчыган мәсьәләләр тулырак бары “Хезмәт”нең газета вариантында гына урын алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев