Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күршеләрдә кунакта

Түбән Кенә авылы үзешчәннәре ызандаш арчалылар белән мәдәнияттә гел аралашып яшиләр, бер-берсенә барып, концерт-спектакльләр куялар.

Кыскасы, күңелле яшиләр. Кичә менә Пешәңгәр авылы өлкәннәрен куандырып кайтканнар. Олылар бәйрәме ункөнлеге уңаеннан, концерт күбрәк өлкәннәр чыгышларыннан тора. Һәр номерны да тамашачы яратып кабул иткән, көчле алкышларга күмгән, иртәгә Шубан тамашачысы алдында чыгыш ясарга җыеналар.
"Номерларыбыз бик әйбәт, әрәм итәсе килми, район тамашачысына да күрсәтәсе килә", - ди Кадрия Галимуллина.- Тик менә чирләп киттеләр әле. Тутап тормыйча булмас".
Мондый күркәм, матур артистларга күз дә тиядер инде... Сәламәтлек телик аларга. Безгә дә чыгышларын күрү насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250