Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Курай моңнарын саклаучы

Илнур Зөфәрович хакында тәмләп яза башлаганчы, башта милли уен коралы – курай белән кызыксынып алыйк әле.

Татарның үз курае, башкортның үз курае бар. Аеруча да башкорт курае риваятьләргә бай. Урманда адашып калган егетнең бер үсемлекнең сабагыннан моңлы көйләр чыгартып, кайтыр юлны табуы, күңелен тынычландыруы бигрәкләр дә үзенә җәлеп итә, ул үсемлекнең исеме дә курай икән, әле дә булса ул башкорт урманнарында үсә икән.

Курай – тынлы музыка коралы. Аның тавышы үзәкләрне өзә, күңел кылларын тибрәтә. Курай моңнарының районыбызда тынып торганы булмады, курайчылар ансамбле һәр чор тарихында урын алды.

Бүгенге көндә дә курай актуальлеген җуймый. Сәнгать мәктәбе еллар дәвамында курайда уйнарга өйрәтүне саклап калырга тырыша. Моның шулай икәнлеген укытучы Илнур Зөфәрович мисалында тәгаен әйтергә була.

– Мин белемем буенча курайчы түгел, мин оркестр буенча белем алган кеше. Балтачка әти-әнием янына кайтырга туры килгәч, балаларны курайда уйнарга өйрәтә башлаган кешемен, – диде ул үз эшенең остасы булуына соклануыбызга ачык-лык кертеп.

Илнур Фәсхетдинов чып-чын сәнгать кешесе, талант, алыштыргысыз мөгаллим.1966 елның 31 маенда Балтач авылында дөньяга килә, 1984 елда Казан махсус музыка мәктәбен, 1989 елда Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1984-1994 елларда Казан артиллерия училищесының хәрби оркестрында хезмәт итә, 1994 елдан бирле Балтач сәнгать мәктәбендә курай серләренә төшендерә. «Зур хәрефләр белән язылучы укытучы ул», ди аның хакында район сәнгать мәктәбе директоры Миләүшә Кадыйрова. Талантлы, алдынгы карашлы педагог үзенең грамоталы, һәр балага иҗади якын килеп эшләве белән аерылып тора. Үз эшенә гаять тә таләпчән ул, үзенең мөгаллимлек осталыгын камилләштерү юнәлешендә дә эшли. Аның максаты бер – әгәр укучысы кызыксынучан, мөстәкыйль, иҗади икән, ул аның талантын үстерүгә вакытын да, осталыгын да кызганмый. Балаларның сәләтләрен үстерү буенча гына эшләп калмый, үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүдә дә үрнәк остаз ул.

Илнур Фәсхетдинов һәр дәрескә җентекле әзерлек белән килә. Уку-укыту процессы һәр баланың шәхси мөмкинлегенә нигезләнеп башкарыла. Дәресләрдә укытучы укучыга уңыш төшенчәсен сеңдерә һәм бу балаларга шәхес буларак ачылырга ярдәм итә. Шуңа да аның дәресләрен укучылар яратып кабул итә, укучыга хөрмәт белән карый.

Иҗади хезмәткәр буларак, Илнур Зөфәрович сыйныфта белем бирү белән генә чикләнеп калмый, ул укучыларын сәхнәләргә алып чыга, төрле бәйгеләрдә катнаштыра. Үзе дә төрле мәдәни чаралар үткәрүдә активлык күрсәтә, музыкаль бизәлешләр яза, аранжировкалар эшли. Илнур Фәсхетдинов эшкәртелгән халык җырларыннан һәм көйләреннән торган җыентык төзүче дә. Аның укучылары халыкара, төбәкара, республикакүләм, районкүләм конкурсларда бик теләп катнаша һәм призлы урыннар яулый.

Райондагы «Сандугач» курайчылар ансамблен дә Илнур Фәсхетдинов оештырды. Күркәм талант иясе булуы өстенә бай тәҗрибәгә ия булуы коллектив белән эшләргә, репертуарлар булдыруга, репетицияләрне һөнәри осталык югарылыгында уздыруга ярдәм итә. Илнур Фәсхетдинов районкүләм чараларда коллектив белән үзе дә еш чыгыш ясый. Мәктәпнең иҗтимагый тормышында да бик теләп катнаша, семинарлар, конференцияләр, методик берләшмәләр эшчән-леге аннан башка узмый. Хезмәте район хакимиятенең грамоталары белән бәяләнә. Таләпчән, үз эшен яратып башкаручы остаз, әйткәнебезчә, хезмәттәшләре арасында да, укучылар һәм әти-әниләр арасында да тирән ихтирам казана. Аны мәктәпнең аксакалы дисәк тә була, һәрчак үтемле киңәшләре, ярдәм итәргә әзер торуы, йөкләмәләрне җиренә җиткереп башкаруы, тырышлыгы һәм активлыгы мактауга лаек.

– Илнур Зөфәрович белән без Балтач гимназиясендә бергә эшләдек, ул хореография дәресенең аккомпаниаторы иде, ул чакта ук инде аның үтә дә тыйнаклыгына, чын интеллигент булуына соклана идек, – дип сөйли үзе дә музыка юнәлешендә хезмәт куючы Чулпан Әүбәкирова.— Ике улым да Илнур Зөфәровичта курай уйнарга өйрәнде. Шулкадәр үзенә тартып торучы укытучы ул, шук балаларның да күңелен яулый белә. Орышмый да, җайлап кына аңлатып, дәресен дәвам итә. Аның сабырлыгына, итагатьле булуына шаккатырлык.

Кечкенәрәк яшьтәге балалар остазларына «курай абыйсы» дип карыйлар. Бәлки сихри көчкә ия курай моңнары остазга укучыларының, әти-әниләрнең, хезмәттәшләренең ихтирамын яуларга ярдәм итәдер. Милли моңга ия курайда ниндидер бер изге көч бар дидек бит...

Илнур Зөфәровичның балалары музыкага тартылсалар да, башка һөнәри юнәлеш алганнар, бүгенге көндә Мәскәү каласында яшиләр, улы телевидение, кызы реклама һәм элемтә өлкәсендә эшли. Ә Илнур Зөфәрович хәләле – шәфкать туташы Венера ханым белән Казанда гомер кичерә. Калада да эшли, Балтачны да ташламый. Мең рәхмәт аңа.

Курай – татар һәм башкорт халыкларының милли тынлы музыка коралы. Татарларда курай элек-электән үк киң таралган уен коралы булган. Курайларның тавыш югарылыгы, ягъни музыкаль регистрның көйләнеш югарылыгы, төрле булырга мөмкин һәм ул курайчының (гадәттә курайчылар коралларын үзләре ясаган) теләге, аның тавыш көпшәсе үлчәмнәрен (озынлыгын, юанлыгын) нинди итеп сайлаганлыгы белән бәйле. Гадәттә, курайларның озынлыгын тотам белән үлчиләр. Шуннан чыгып курайлар җиде, сигез, тугыз, яисә ун тотамлы озынлыкта булалар.

Фото: личный архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Курай