Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кырык эшне кырык якка ташлап

Килде алар гармун уйнарга

Ринат Зыятдинов, Нургаян Низамиев, Рамил Нигъмәтҗанов, Наил Әүхәдиев, Илсур Шәфи-гуллин, Рифкать Камалов, Тәлгать Нигъмәтҗанов, Раил Нигъмәтҗанов, Фәрит Зарипов, Рифкать Сафиуллин...

Менә алар Нөнәгәр авыл җирлеге гармунчылары. Үзләрендә булган бәйрәмнәрдә дә актив катнашалар, район күләмендә узган фестиваль-бәйгеләрдән дә калмыйлар, хәтта республика бәйрәмнәренә дә гармун-тальян моңнарын яңгыратырга баралар.

Ринат Зыятдинов, Нургаян Низамиев, Рамил Нигъмәтҗанов һәр чарада диярлек аеруча да актив катнашучылар дисәк тә ялгыш булмас. Өлгерәләр, барысына да өлгерәләр, төзелеш эшләренә дә йөриләр, өендәгесен дә эшлиләр. Бер көн яллары иде, анда да район журналисты белән очрашуга Нөнәгәр мәдәният йортына гармун-тальяннарын күтәреп, милли киемнәрен элеп килеп җиттеләр. Кырык эшем кырык якта ярылап ята, димәделәр, рәхмәт, килделәр, сәхнәне моңга күмделәр, фикерләре белән уртаклаштылар.

Ринат Зыятдинов гармунда кечкенәдән бирле уйный.

— Җиде малай үстек, — ди ул. — Әти Салихҗан исемле иде. Өйдә ничә гармун булганын хәтерләмим, бер дә, ике дә булгандыр инде. Ничек өйрәнгәнемне дә белмим, бер-беребездән күреп өйрәнгәнбездер инде...

Ринат абый аз сүзле ул, күп сүз сөйләп утырганчы, гармунын тарта. Аның каравы тормыш иптәше Гөлфия ханым нәселләренең гармун тарихын белә. «Берсендә Ринатның бабасының әтисе гармун алып кайткан да, ике малае — берсе Ринатның бабасы инде, тотынганнар гармунны бүлешергә. Шуннан әти кеше гармунны икегә бүлгән дә биргән. Менә шундый кызык тарихлары бар аларның», дип сөйләде Гөлфия ханым. Ринат абыйның әнисе ягыннан туганнары барысы да диярлек талантлы — Гадения Зәкиеваны райондашлар район Халык театрында уйнавыннан, нәфис сүз остасы булуыннан белә, Фоадия ханым матур итеп җырлый, Фатих, Фаил абыйлар гармунда уйныйлар, җырлыйлар.

Ринат абыйның улы Илшат та гармун тарта, гитара да чиртә. «Өч яшендә сигез көй белә иде инде минем улым, — ди Ринат абый. — Көйләр уйнарга кечкенә синтезаторда өйрәнде».

Ринат Зыятдиновның күңеленә табигый талант иңгән, нәселдән күчкән кадерле сәләт дип карыйк без моңа. Чөнки бернинди махсус белеме булмаган, ноталар белмәгән килеш гармунда да, тальянда да ничек матур итеп уйный ул!

— Ноталарны Гөлфия апаң (тормыш иптәшен әйтүе, укытучы кеше ул) өйрәтеп карады, юуук, булмый алай уйнап, кул гына селтәдем, болай рәхәтләнеп уйныйм мин, — ди ул.

Нургаян Низамиев та нәкъ шулай ук, үзлегеннән уйнарга өйрәнә, уйнап кына калмый, өздереп җырлый да, бии дә әле ул, татарча да, "Чабата«ны да бик матур бии. Ринат абый матур биисең дип үсендереп тора, гармунын өздереп тарта-тарта биетә ул төркемдәшен.

— Биесәң-җырласаң, гармунда уйнасаң, хәзер гаепләргә генә торалар бит ул, имеш, салган баштан дип, — ди Нургаян абый кайчак ачы теллеләрнең төртмә сүзләренә ишарәләп. Хәзер андый чаклар узды инде, гармун моңына сусаган заман килде, калганы көнчелек билгесе дип кенә кабул итәргә кирәктер. Милли моңны сөйгән, үзе дә милли уен коралларында уйнаган, шул рәвешчә ата-бабаларыбызның милли көйләрен саклап-барлап, бүгенге буыннарга алып килалган һәм киләчәк буыннарга җиткерүче кешеләр андый сүзне әйтмәс. 

1980 еллар тирәсендә гармунчының дәрәҗәле чакларында дүртәр сәгать туйларда уйнаган, өйдә җырлаткан, урамда биеткән, кышкы суыкларда куллары туңса да, уйный-уйный арысалар да, булды, туктыйм диюне белмәгән, вакыт белән исәпләшмәгән, кеше күңелен күреп, тормышларны ямьләндереп яшәгән гармунчылар бит алар!

— Элек конкурслар юк иде, — ди Ринат Зыятдинов. — Авылда клубта, сабантуй кичләрендә, некрутлар озатканда һәм әнә шул туйларда уйнау белән генә чикләнә идек. Хәзер район да, республика да әледән-әле бәйге-фестивальләр уздырып тора, андый мәдәни чаралар талантыбызны тагын да арттыра, башка гармунчылар белән дә якыннан таныштыра, дуслаштыра.

Иң истә калган чаралардан 2017 елда Лаеш районында узган Бөтенрәсәй авыл хуҗалыгы семинарын атый алар. (Әйе, кунаклар каршылау да алардан башка узмый. Монысы исә Рәсәй күләмендә).

Биредә алар «Печән өсте» күренешен театральләштереп күрсәткәннәр.

— Шундый да зур югарылыкта узды ул, — ди Нургаян Низамиев. — Дөрес, көне буе яңгыр койды. Шул яңгыр астында гөрләтеп гармун уйнаулар гомерлеккә истә калды. Нинди генә дәрәҗәле кунаклар килмәде, яңгыр ява дип тормадык, барысын да татар моңнарына күмеп каршыладык.

Авыл җиреннән әллә ни ерак китә алмаган моң тулы күңелләр өчен мондый мәртәбәле чаралар хәтерләрдә якты истәлек булып кала шул.

Хәтирәле әңгәмәбезгә шулай ук оста баянчы, шушы егетләрне туплап-әйдәп йөртүче, җырлар авторы, үзе үк тә мәдәният хезмәткәре, Нөнәгәр мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамил Нигъмәтҗанов та кушыла.

— Данлыклы баянчы Зиннур абый Галиев клубта эшли иде, гармунда уйнарга аңардан өйрәндем, — ди Рамил Нигъмәтҗанов. — 1 класста укыганда хәйран әйбәт уйный идем инде. Авылга концерт-театр куярга килгән артистларны фатирга кертә идек без, аларга гармунда уйнап күрсәтә идем, шунда алар әнигә, кулын бозмагыз, баян алып бирегез, дия торганнар иде. Шуннан әни авылдагы Зиннәтулла абыйның Тульский баянын сатып алды һәм мин гел уйный башладым.

Рамил әфәнде әйтүенчә, берара гармунчылар үз эчләренә бикләнә, бу үзгәртеп кору һәм аннан соңгы елларга туры килә. Читтән үтеп кергән эстрада шаукымының гармуннарны читкә этәрергә мәҗбүр иткән вакытлары. Әмма моң, бигрәкләр дә милли моң үз юлын беркайчан да югалтмый ул, сусаган чакларыңда таш астыннан чыккан гөлләр кебек тишеп чыга. Шул елларда бирешмәгән гармунчыларыбызга гармун-тальян, баяннарны сатмый, саклап калганнары өчен рәхмәт белдерергә генә кирәк.

Ул көнне дә алар өчәүләп татар халык көйләрен сузды, аннан Ринат абый уйнады, Нургаян абый җырлады, өчәүләп тә җырладылар, Нургаян абый биеп тә күрсәтте. Сөйләшү барышында бик еш Наил абый Фәсыйховны искә алдылар, аны гаять оста оештыручы буларак сагыналар, юксыналар. Чыннан да, бик сәләтле кеше иде Наил абый, талантлы, шигырен дә язды, көйгә дә салды, уйнады да, җырлады да. Якты дөньялардан бик иртә китеп барды шул...

Чутай-Нөнәгәр-Комзавод яклары һөнәрчеләргә дә бай як, гармунчылары да күп. Яшь буынны да әтиләре-абыйлары кебек өлкән буын гармунчылар сафына бастырасы, аларны да туган якларының күрке итәсе иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли моңнар