Әлфиябез татар көндәлеге нәшер иткән (фото)
Якташыбыз Әлфия Хәлиуллина татар телендә көндәлекләр нәшер иткән.
Белмәгәннәр өчен Әлфия - "Шәһри Казан" газетасы журналисты Зөлфия Хәлиуллинаның кызы. Татар көндәлеген чыгару идеясен дә Әлфия әнисе Зөлфия ханым белән бергәләшеп тормышка ашырган.
- Әле моңа кадәр беркайда да, беркайчан да басылмаган, сатылмаган милли көндәлекләр (ежедневник) бастырып чыгардык. Көндәлекнең битләре татар язучыларының гыйбарәләре белән баетылган. Бу үзегез өчен дә, якыннарыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз өчен дә яңа ел, туган көн һәм башка бәйрәмнәргә менә дигән бүләк! - ди Әлфия.
Көндәлек нәшер итү өчен Әлфия баштарак спонсорлар да эзләп караган, әмма ярдәм итәргә ашкынып торучы булмаган. Шулай да, күңелен төшермәгән. Быел май аенда җиң сызганып эшкә керешеп, аны башкарып та чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев