Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мөгаллимә икмәк кадерен төшендерергә тырыша (+фоторепортаж)

Минем сыйныфта гаят тә акыллы, кызыксынучан алты укучы белем ала. Мин аларда, белем бирүдән тыш, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә дә тырышам.

Аеруча да мине яшь буынның икмәккә карата битарафлыгы борчый, хәзерге заман балалары икмәк кадерен белми, дип шикләнми әйтә алам. Шуңа да "Икмәк кадере" дигән проект эшләргә алындым. Әлеге проект әти-әниләр белән берлектә алып барылды. Эш икмәкне бар иткән игенчеләр белән танышудан башладык, балалар белән көзге урып-җыю чорында басуга барып, төрле һава шартларында комбайннарның ничек икмәк уруын-сугуын, йөк машиналарының кызу көннәрдә бөртекләрне ташуын күрдек, амбарда да булдык, анда технологияләрне дә берникадәр өйрәндек, кибеткә кадәр бардык, сатучы белән аралаштык, икмәкнең бәяләре, кулланучыларның фикерләре белән кызыксындык. Икмәк үстерү процессын үз күзләре белән күрү балаларда зур кызыксыну уятты, икмәкнең өстәлгә килгәнче күпме авыр хезмәт юлы үтүен күреп хәйран калдылар һәм дә икмәк ризыкларының кадерен белергә кирәк икән дигән нәтиҗәгә килделәр. "Дуслык" җәмгыятендә эшләүче барлык хезмәткәрләргә дә рәхмәт белдерәм. Китапханәче Римма апалары да атказанган, танылган игенчеләр турында газета-журналларда , "Азьлане" газетасында чыккан язмалар белән таныштырды, мәкальләр укып күрсәтте. Балалар аеруча да агроном Рәфкать абыйларына рәхмәтле булдылар. Башкарган хезмәтебез эзсез югалмас, балалар күңеленә сеңеп калыр дип уйлыйм.
Галина Евдокимова,
Урта Көшкәт мәктәбенең
башлангыч сыйныф укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250