Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әминә Мөхәммәтҗанова: “Безне беләләр”

Балтач ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова: “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде

Бүген милли телләрне, гореф-гадәтләрне тарихи мирасны, милләтләрне саклап калу дөньякүләм проблемаларның берсе. Тик, әгәр халык үзе милли телебез, милли мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез, мирасыбыз кирәк, ул югалмаска тиеш дип тормаса, дәүләт законнар чыгарып, күп акчалар түксә дә, тырышлык җилгә очып, боз урыныннан кузгалмас. Туган телнең чишмә башы гаиләдә. Бала бишектән үк милли җырлар тыңлап, гаиләсенең туган телдә сөйләшеп-аралашып, гореф-гадәтләргә ихтирамын тоеп яшәргә тиеш.
Моның өчен халыкны төрле чаралар белән уяту, җанландыру, туган телне, халкың тарихын белүнең мөһимлеген төшендерү кирәк. Бу нисбәттән Бөтендөнья Татар Конгрессы, Бөтендөнья “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы гаять киң колачлы, әһәмиятле эшләр башкара. Шундый чараларның берсе “Фикердәшләр җыелган җирдә” дип аталган җыенында катнашу миңа да насыйп булды. Быел бу оешмалар төзелүгә 30 ел, үсмер кызлар (16-18яшьлекләр) өчен “Татар кызы” бәйгесе бишенче тапкыр үткәрелгән икән.
Чараның төп өлеше Габдулла Кариев исемендәге яшьләр театрында буласы. Менә яшьләр театрын күрү бәхете дә елмайды. Ишектән керүгә йөрәкләрне җилкендерүче җыр тын калырга мәҗбүр итте. Җырлаучысын эзлибез. Бәләкәй генә буйлы ханым икән, микрофонсыз залны яңгыратып җыр суза, янәшәсендә ахирәтләре басып җырны күтәреп алдылар. Һәркем нигә килүен дә онытып җыр тыңлый, кушылып җырлап та җибәрәбез. Шунда безне залга дәштеләр.
Ни өчен “Фикердәшләр җыелган җирдә”? Чөнки биредә татар халкы тарихына, теленә, мәдәниятенә, диненә битараф булмаган илебезнең төрле кыйтгаларыннан галимнәр, дин әһелләре, ханымнар, үсмен кызлар, әти-әниләр катнашты.
Кичәне ачып Кадрия Рәис кызы: “Без Татар Конгрессы ирләре җилкәсенә сыенып эшләүчеләр” – дисә дә, конгресс җитәкчесе Данис Шакиров: “Сез безне этеп-төртеп хәрәкәткә өндәп йөртәсез” – дип көлдерде.
Бөтенруссия татар кызлары бәйгесенә төбәктән, 72 эш килеп, арадан эссе, төрле бәйгеләрдә җиңеп алган диплом – бүләкләре буенча 37 кыз сайлап алынган. Аннан кызлар ЗОМнан жюри белән аралашып төрле темадагы сорауларга җавап биреп белемнәрен күрсәткән. (Тарихи шәхесләр, хезмәт алдынгылары, галимнәр, төбәкнең гореф – гадәтләре һ.б.)
Өченче турда токмач кисү, чәк-чәк пешерү, йомырка сыту, уклау, куна тактасы чистарту, сәйлән белән чигү, калфак тегү һәм башка сәләтләрен күрсәткәннәр. Гомумән, аларны җиз иләктән иләгәч 17 сылу төрле номинациядә дипломнар булган.
Сәхнәгә чыккан кызларга “СөбеханАллаһ” дип карап торам. Йөзләре нурлы, хәрәкәтләре зәвыклы, киемнәре затлы. Һәркайсы гүзәлләрнең гүзәле. Араларында Балтач мәктәбе укучысы Заһидуллина Зәринәнең дә булуы нур өстенә нур.

“Мондый бәйгеләргә балаларны психик яктан да, техник яктан да әзерләргә кирәк” – ди Кадрия ханым. Жюри составында элекке елларда Гран-При алган кызларның да булуы хөкемнең гадел икәнен дәлилли! Әйе, баланы гаиләдә һөнәргә өйрәтеп, милли ризыкларыбызның чит илләрнең аягөсте тамак ялгый торган ашларыннан күпкә өстен булуын төшендереп үстерү кирәк. Иренмәгез, балаларыгызны һөнәргә өйрәтергә, каткан бәрәңге крахмалы (чипсы) ашаганчы, үзләре пешергән кош теле белән сыйлансыннар. Кызларның иңнәренә өрфия Оренбург шәле ябып, колакларына көмеш алкалар тактылар. Быелгы Гран-Прига Чаллы туташы Алия Нуриева лаек булган.
Бүләкләү моның белән генә бетмәде әле. Җиденче хастәханәнең ревматология бүлеге җитәкчесе, галимә Равия Гаяз кызы, медицина фәннәре докторы Руфинә ханым һәм Балтач ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова: “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнделәр.

Чибәр Зөһрәбез “Ак калфак”ның җирле җитәкчесе Зөлфирә Камалованың ярдәмчесе, оешманың бөтен документлары аның аша үтә. Ул беркайчан эш күплектән зарланмый, һәрчак якты йөзле, тәмле телле. 2021 елда Балтачта 40 пар гаилә корган. “Ак калфак”ның үз димчесе дә бар, ул Мәгъмүрә Хәйруллина. Зөһрәбезгә медаль тапшырганда Кадрия Рәис кызы балтачлыларны бастырып, бөтен залга “Иң актив оешма!” – дип мактады. Без горурлык хисләре кичердек.
“Быел театр карый алмадым, уразага кадәр бер спектакль карасаң шәп булыр иде” – дип ниятләгән идем. Аллаһ ниятемне ишетте. “Ак чәчәкләр кебек” – дигән спектакль карадык. Әсәрнең авторы, гомеренең 52 елын табиблык хезмәтенә багышлан галимә, Кукмара кызы Равия Гаязовна икән. Кара, фойеда өздереп җырлаган ханым ич бу! Мөгаллимнәр Мухиннар гаиләсендә биш талантлы кыз үсә. Алар зур кунаклар катнашкан җыеннарда бергәләп сәхнәдә ут уйната. Һәркайсы күңеленә ошаган һөнәр сайлап халкына хезмәт итә. Әмма иҗатны ташламый. Равия ханымга Габдрахман Әпсәләмовны дәваларга туры килә. Олпат язучыдан ул “Ак чәчәкләр” герое Гөлшаһидәнең прототибы булган ханым язмышы белән кызыксына, аны эзләп табып, еш аралаша башлый (ул ханым 91 яшендә бакыйлыкка күчә). Һәм “Ак чәчәкләр...” дигән пьеса яза. Аны сәхнәгә режиссер Ринат Әюпов куя. Башкаручылар – Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артистлары.
Равия ханым 7 нче хастәханәнең иҗат эшләрен җанландыручы, ел саен “Татарча диктант”ны оештыручы. Үзешчәннәрне иҗатка илһамландыручы тынгысыз шәхес. Мин бервакыт аның турында бер авыруның сөйләгәнен тыңлап гаҗәпләнгән идем. “Ул ял дими, бәйрәм дими һәр көнне палатага керә, җырлыйсың килсә җырлата, көләсең килсә, көлдерә” –ди. Бервакыт хастәханәгә яшь кызны китерәләр, аның гомере кыл өстендә була. Кызда яшәү чаткылары уянгач Равия ханым бүлекнең барча авыруларын кызның яңадан тормышка кайтуы белән котларга алып килә. Әле дә аның җитезлегенә шаккатмалы!
Менә шундый гаҗәп шәхесләре булганда татар милләте яшәр, татар теле үсәр, чәчәк атар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев